Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Казан янында Иделдә тагын бер судно төпкә утырган

$
0
0
17.09.2014 Җәмгыять
Бүген 13.00 сәгать тирәсендә Казанның Иске Победилово бистәсендә Идел елгасының 1315 км су юлында 2023 нче баржа төпкә утырган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу әлеге районда төпкә утырган икенче судно. 9.15 сәгатьтә ОС-36 бер палубалы үзйөрешле чистарту станциясе белән дә шул ук хәл булган иде.
Якынча мәгълүматларга караганда, судно 2,5 мең тонна вак таш төягән булган. Суднога зыян килмәгән һәм ягулык та акмаган. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Якынча сәбәп корабль командиры хатасы, дип фаразлана.

Бу урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив төркеме килгән. 




| 17.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>