Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Васил Шәйхразиев - вице-премьер, Владимир Леонов - яшьләр эшләре һәм спорт министры

$
0
0
18.09.2014 Сәясәт
Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Шулай ук Владимир Леоновны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасына билгеләү турындагы Указнга кул куелган.

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары кандидатурасын килештергәнче, Шәйхразиев Васил Габделгаяз улын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә", - диелгән 2014 елның 17 сентябрендә имзаланган ТР Президенты Указында.  

Шулай ук ТР Президентының 17 сентябрь көнне имзаланган икенче Указы белән Камалтынов Юрий Зимелевич бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларыннан азат ителгән.    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 сентябрь көнне "В.А.Леоновны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасына билгеләү турында"гы Указны имзалаган.   "Леонов Владимир Александровичны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры итеп билгеләргә", - диелгән документ текстында.   Шул ук көнне ТР Президентының икенче Указы белән Борһанов Рафис Тимерханович бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасыннан азат ителгән.   Белешмә. Владимир Леонов 1977 елның 25 августында Казанда туган. 1995 елда Казан дәүләт технология университетын, 2000 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисадчы, кыйммәтле кәгазьләр базары белгече (бакалавр). Төрле елларда ТР КВН яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры, "Четыре татарина" телевизион иҗат берләшмәсе ҖЧҖ директоры, "2013 елда Казан XXVII Бөтендөнья  җәйге универсиада башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры, "Рубин" футбол клубы генераль директоры вазифаларында булган.    2014 елның февраленнән РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов ярдәмчесе итеп билгеләнгән .   


| 18.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>