Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Җырчы Эльвира Хамматова 4 бала анасы! (ФОТО)

$
0
0
21.09.2014 Шоу-бизнес
Чыннан да, шаккаттыргыч хәл. Әмма җырчы Эльвира Хамматованың 4 бала анасы булуын көтмәгән идек. Ә чынлыкта исә, бу хәл клипта гына булган икән. Клип җырчы Алинә Сафиуллина белән дуэтта башкарган “Бәхетле язмыш” җырына төшерелгән.

Җыр Эльмира Җәлилова сүзләренә һәм Хәмит Мәткәримов көенә иҗат ителгән. “PIXEL” студиясенең җитәкчесе, режиссёры Айдар Шәймарданов, видеограф Илдар Әхмәтов белән төшерелгән әлеге клип та тиздән телеэкраннарга чыгар дип көтелә. Бүгенге көндә аның монтаж эшләре бара. Җыр да мәгънәле, клипта күрсәтеләчәк вакыйгалар да уйланырга мәҗбүр итәрлек, ди.

- Җырчы Алинә Сафиуллина белән без инде икенче дуэт җырыбызны башкарабыз. Беренчесе - “Килендәш” булса, икенчесе менә шушы “Бәхетле язмыш” җыры. Клипка килгәндә, анда мин 4 бала анасы, ә Алинә 3 бала анасы булып төште. Гаилә тормышын, ир белән хатын мөнәсәбәтен күрсәтергә тырыштык. Бигрәк тә тамашачыларга җырчы булган хатыннарның яшәү рәвешен чагылдырырга булдык. Ирләр ролендә Артём Волков белән Алмаз Мирзаянов төште. Үзебезнең ирләребез төшмәде. Чөнки аларга эш дәрәҗәләре буенча төшү килешмәс иде. Безнең башка ир-егетләр белән төшүебезгә дә каршы килмәделәр үзләре, - ди Эльвира Хамматова.

Клип төшерү үзе ике көнгә сузылган. Беренче көнне бары ирләре, балалары белән иртәнге сәгать сигездән кичке унга кадәр булса, икенче көнне җырчылар үзләре генә төшкән. Болар барысы да фатирда һәм шәхси өйдә булган. Ә иң кызыгы, тамашачы әлеге клипта Эльвира Хамматованың 1 яшь тә 3 айлык улы Солтанны күрәчәк. Калган балалар гаилә дусларыныкы икән. Җырчыларга балалар белән эшләү кызык кына булган. Төшерү вакытында югалып калган мизгелләр дә булмый калмаган. Хәтта балалар елап беткән. Клипка төшкән балаларның иң өлкәненә дә 6 яшь икән бит. Ә иң кечкенәсе - Эльвира Хамматованыкы. Моның хәтле бала тавышына күнелмәгән, ди җырчы. Клипта балалар карбыз да төшереп ватканнар, аны идәнгә утырып ашаганнар да. Хәтта футбол тубын да тәгәрәткәннәр. Режиссёр язган сценарий буенча мәш килеп беткәннәр.

- 4 бала анасы булу бик авыр һәм җаваплы. Өй эшләренә дә өлгерергә, иреңне дә, балаларыңны да карарга кирәк. Җитмәсә, без иҗат кешеләре дә. Концертлардан соң гына кайтып керәбез. Клипта хатын-кызның тормыштагы мәшәкатен, эшен ирләр башкаруында күрсәттек. Чыннан да, хатын-кызнең эшен тавык та чүпләп бетерә алмый бит. Ул әле кешегә күренми дә. Без, хатын-кызлар үзебез генә аңлыйбыз. Клип хатын-кызга хөрмәтне арттыру максатыннан эшләнелде. Хатын-кызларыбызны саклап, яклап, аларның эшләрен күреп, бер җылы сүз белән булса да, күңелләрен күрсеннәр иде дигән теләктә төшерелде. Минем хыялым - күп бала анасы булу. Әлегә мин бер бала анасы гына. Әлбәттә, бер бала белән генә чикләнеп калырга ярамый. Тормыш иптәшем икенчесен алып кайтырга вакыт җитте дип, мине әзерли башлады инде. Үзем өч балалы гаиләдә үскәнгә, киләчәктә кимендә өч бала әнисе булырга телим, — диде Эльвира Хамматова.

Җырчының тормыш юлдашы Альберт белән кавышуларына да быел 17 декабрьдә 4 ел тула. Уллары Солтан нәкъ Альберт икән. «Малай туасын белгәч, иремә охшавын теләдем. Ул бит нәсел дәвамчысы. Әтисенең кырыенда басып торганда ук кем малае икәнлеген танып алырлык булсын», — дип теләгән булган җырчы. Киләчәктә Эльвира улын фортепиано классына бирмәкче. Үзе кебек җыр-моңга гашыйк, бармаклары да озын икән. Клипта да Солтан бик оста төшкән. Гомумән, камерага төшәргә ярата икән ул. Елап төшкән урыннары да булган. Cценарие буенча әлеге эпизодлар да кирәккән. Моңарчы Эльвираның улын тамашачыга күрсәткәне булмаган. Тиздән тамашачы «Бәхетле язмыш» клибында Солтанны беренче тапкыр күрә алачак. 

1

2


Эльза ГАЗИЗОВА

| 21.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>