12 октябрьдә 18.00 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә Уильям Шекспир пьесасы буенча “Ричард III” спектакле премьерасы була. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Баш рольдә – Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин.
2014 елны бөтен дөньяда бөек драматург, легендар классик Уильям Шекспирның 450 еллыгы билгеләнеп үтелә. Танылган драматург һәм яшь режиссер Илгиз Зәйниев 109 сезонда нәкъ менә шушы авторга мөрәҗәгать итте. «Шекспир минем өчен дөнья авторы. Ул Англиянеке генә түгел, аның милләте дә юк – ул бөтен илләр һәм халыклар драматургы», - дип саный режиссер.
«Кече сәхнәдә зур премьера» - Камал театрында бу спектакльне әнә шулай атыйлар. Спектакльдә театрның бөтен труппасы диярлек: хатын-кызлардан - Алсу Гайнуллина, Люция Хәмитова, Илсөя Төхфәтуллина, Айгөл Нәҗипова, ә ир-ат артистлардан исә, студент егетләрдән башлап, театрның иң өлкән артистларыннан берсе Ирек Баһмановка кадәр – барысы да катнаша. Пьесада 25тән артык персонаж.
Тик нишләп режиссер нәкъ менә «Ричард III»гә – Шекспирның иң кырыс һәм аяусыз пьесасына алынды икән?
Театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов: “Күптән билгеле булганча, Шекспир трагедияләре, комедия һәм хроникаларының популярлыгы безнең илдә циклик фикер сөреше һәм җәмгыятьнең торышы белән бәйле. Я бөтен театрлар, алдан сөйләшеп куйган сыман, “Ромео һәм Джульетта”ны куярга алына, яки “Чарасына күрә чамасы”на мөрәҗәгать итә, яисә бер-бер артлы “Гамлет”, «Җәйге төндә күргән төш» пьесаларын сәхнәгә куярга тотына. «Ричард III» - Шекспир пьесалары арасыннан иң кырысы һәм аяусызыдыр. Кызганычка каршы, әлеге әсәр бүгенге тарихи мизгелләргә иң якын торганы да. Бертуганнарның сугышуы, кан коешы, хыянәт, сатлыкҗанлык, хакимлекне законсыз тартып алу – болар барысы да бүгенге гасыр башы күренешләре. Сәхнәгә тормыш чынбарлыгыннан аерып куярга мөмкин булмаган пьесалар бар һәм «Ричард III» - шундыйлар исәбендә. Төп рольдә – Искәндәр Хәйруллин. Ул үзенең героен шул заманның улы итеп иҗат итә. Аның Ричарды башка персонажлардан яхшырак та, начаррак та дип әйтеп булмый. Хәйруллинның Ричарды хакимлек идеясе белән янучы фанат түгел, ул башкалардан акыллырак, хәйләкәррәк булып чыга һәм аяк астында ятканны ала - шул гына. Чөнки бернинди әхлак тә, тыюлар да инде калмады, бөтен нәрсә рөхсәт ителә. Шулай булгач, нишләп әле барсын да үзләштермәскә – герцогның тол хатынын да, король таҗын да!?. Ә юлга аркылы төшкәннәрнең барысы да юк ителәчәк, хыянәткә, алдауга, онытылуга дучар булачак...”
Уильям Шекспирның «Ричард III» спектакленең зур премьерасы 2014 елның 12, 13, 14 һәм 28 октябрендә 18.00 Камал Театрының Кече сәхнәсендә.
1
2
|