25.09.2014 Җәмгыять
Шушы көннәрдә “Шәһри Казан” газетасы “Матбугат.ру”га ГТО эстафетасын тапшырды. Бездән калмасын дип, бу чакыруны кабул иттек.
Зарядканы көн дә ясыйбыз анысы. Шулай да бу юлы, “Шәһри Казан” өметләрен аклыйк дип, тырышыбрак эшләдек. Гадәти көнне турникта 9 тапкыр тартылсак, бу юлы 9,5 булды. Хәер, безнең уйлавыбызча, физик культура белән шөгыйльләнү ул кешегә күрсәтү өчен түгел, үзең өчен кирәк. Дөрес аңлаган булсак, ГТО эстафетасын кемгә дә булса тапшыру мәслихәт, өзәргә ярамый. Шуңа күрә без бүген үтә дә рәсми һәм җитди рәвештә ГТО эстафетасын “Мәгариф” һәм “Идел” журналлары редакцияләренә тапшырабыз. Физкульт сәлам! P.S. Үзебезнең ГТОны фото-видеога төшерергә җай чыкмады, шуңа күрә шушындый видео төшердек. ГТОга әзер бул!
admin
--- | 25.09.2014