26.09.2014 Җәмгыять
“Мин, кызым, бу дөньяда бик озак яшәдем. Яшь буын, өлкәннәр мәхәббәтне аңламый, дип уйларга күнеккән. Аңлыйбыз, бик тә аңлыйбыз. Тормыш тәҗрибәсе зур булганга күрә дә яшьләрнең без кылган хаталарны кабатламавын телибез, – дип башлады сүзен Әминә апа. – Бездә йөрәк юкмы да без гашыйк булмаганмы? Тик без әти-әниләребезнең киңәшләренә колак салып яшәдек, кеше сүзеннән курка идек. Шуңа күрә безнең чорда гаиләләр дә озын гомерле булды, балалар да үз әти-әниләре белән үсте.
140 | 26.09.2014
“Мин, кызым, бу дөньяда бик озак яшәдем. Яшь буын, өлкәннәр мәхәббәтне аңламый, дип уйларга күнеккән. Аңлыйбыз, бик тә аңлыйбыз. Тормыш тәҗрибәсе зур булганга күрә дә яшьләрнең без кылган хаталарны кабатламавын телибез, – дип башлады сүзен Әминә апа. – Бездә йөрәк юкмы да без гашыйк булмаганмы? Тик без әти-әниләребезнең киңәшләренә колак салып яшәдек, кеше сүзеннән курка идек. Шуңа күрә безнең чорда гаиләләр дә озын гомерле булды, балалар да үз әти-әниләре белән үсте.
Менә мин кияүгә бик яратып чыктым. Гомәрем бик тә чибәр иде. Авылның иң шәп егете! Ул мине яраткандырмы, әйтә алмыйм, хәзер уйлап куям да, бер дә яратмаган төсле тоела. Очрашуыбыз да, өйләнешүебез дә очраклы гына килеп чыкты. Язмыш шулай итә икән ул. Ә аннан соң күргән михнәтләрем... Дошманыңа да теләмәссең! Усал каенана, усал каената, урын өстендә ятучы әбисе. Барысы да бер өйдә бит! Әле шуның өстенә көйсез сеңлесе дә бар.
Килен булып төшү белән, өйдәге барлык эш минем җилкәгә төште. Ике-өч сәгать йокы белән йөргән көннәрем күп булды. Ә Гомәр гаилә тормышына бер дә әзер түгел иде ул чакта. Аңа 23 яшь. Гел дуслары белән чыгып китә. Еш кына салгалап кайта. Ә салгач холкы начар: нәрсә эшләгәнен, нәрсә әйткәнен белештерми. Мыскыл итәргә, күңелне яраларлык сүзләр әйтергә мөмкин. Шулай 8 ел түздем. Аннары әбиләре үлеп китте. Шөкер, карарга да, тәрбияләргә дә булыштым, ризалыгын алып калдым. Ул мәрхүм: “Бигрәкләр бәхетсез булгансың, бала, кирәк бит безнең нәселгә туры килергә! Әтисе дә холыксыз булды, Гомәрдән дә рәт булмас сиңа”, – дип кызгана иде. Әти-әни янына кунакка баргач, әнигә гел ялындым: “Кире кайтыйм әле, түзәр чамам калмады”, – дидем. Әмма әни дә, әти дә кырт кистеләр: аерылган атын күтәрергә язмасын, ирең белән яшә, диделәр. Ике балабыз туды. Ул чакта каенатам авырый башлады. Озакламый ул да дөнья куйды. Аннан соң каенанам да озакламады, ике елдан соң аны да җирләдек. Инде хәзер, үзебез генә калгач, барысы да әйбәт булыр, кешеләр кебек яшәрбез, дип хыялландым. Тик адәм өмет итә, ә Ходай кушканнан узып булмый икән ул. Гомәрем чит хатыннар белән чуала башлады. Менә шул чакта: “Кирәкме соң миңа мондый ир? Ни рәхәт күрдем мин аннан?”– дип үз-үземә сораулар бирә башладым. Көннән-көн иремнең тискәре якларын барладым. Ә бер көнне юлымда икенче кеше очрады. Гаиләле иде. Ул чакта бер-берсен гомере буе эзләгән ике яр очрашкан кебек тоелды миңа. Заһит та гаиләдә бик бәхетсез ир-ат иде. Күрешкәч сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек (мин хисапчы булып эшләдем, ә ул еш кына районнан тикшерү белән килә). Берара мин аны яратам да кебек тоелды. Ул: “Әйдә берләшик”, – дип ялынды. Әмма ниндидер билгесез көч мине гел тоткарлый килде. Татар хатын-кызы шундый инде ул: тукта, тукта, дип, сабыр итеп яшәргә күнеккән. Көтмәгәндә, уйламаганда ирем тынычланып китте. Эчми башлады, эштән дә вакытында кайта. Карыйм: балалар белән дә уйный, аларны кайгырта, гомер булмаганны, әле берсенә, әле икенчесенә йә кием, йә уенчык алып кайта бу. Әле алай гынамы: “Өс-башыңны карарга кирәк”, – дип беркөнне мине дә районга алып барып киендереп кайтты! Ул вакытта 13 ел яшәгән идек инде. Тик моңарчы андый игътибарны күргәнем булмады. Уйга калдым. Ә бәлки, ирем үзгәрер, яхшы итеп яшәп китәрбез, дигән уй өмет уятты, ничектер җылы булып китте. Әнигә Заһит турында әйткәч, ул миңа: “Беренче мәхәббәтне, балаларга әтине беркем дә алмаштыра алмый, кызым”, – дигән иде. Ул чакта әни белән килешәсем килмәде. Үзең яратмаган кеше белән ничек алга таба яшәргә соң? Иремне, чыннан да, яратмый башлаган идем шул инде, җан әрнеткеч сүзләре, кыланмышлары яшьлек хисләремне күптән сызып ташлаган иде. Ә аны яңа рәвештә күрә башлагач, кызыксынуым арта башлады. Өметсез шайтан, диләр бит. Мин өмет иткән “кояшлы” тормыш башланды. Эштә вакытта шалтыратып хәлемне белешә, ял көннәрендә гел өйдәге эшләр белән әвәрә килә бу. Районга артистлар килсә, шундук билет юнәтә, безне алып бара. Кыскасы, мин иремә яңадан гашыйк була башладым. Ә ул көннән-көн моның өчен күбрәк тырышты. Балалар үсте, һәркайсының үз тормышы бар. Әле ярый яшьлек юләрлеге белән аерылып, Заһит белән берләшмәгәнмен. Аралар суынгач, ул үзенә яңа яр тапты, диделәр. Ә хатыныннан китә алмады, хәзер дә бергә яшиләр икән. Без хәзер оныклар сөябез. Яшьлектәге хәлләр булмаган да төсле, әйтерсең лә гомер буе яратышып яшәгән кебек. Адәм баласы үзгәрми, диләр. Бер дә хак түгел, кызым. Үзенә карата ышаныч барлыгын сизсә, үзгәрә ул, ник үзгәрмәсен, минем тормышым моңа мисал булып тора. Иң мөһиме – ышанычны югалтмаска кирәк, ә сынаулар үтеп китә икән ул. Михнәтләрем күп булса да, хәзер миңа гел бәхетле гомер кичергән төсле. Ашыкмаска, уйланылмаган карарлар кабул итмәскә кирәк. Гаилә бит ул күлмәк түгел, кидең дә салдың юк. Яшьләргә дә сабырлык телим мин”, – дип төгәлләде сүзен Әминә апа. Бер үк кешегә ике тапкыр гашыйк булырга мөмкинме? Сорауга психолог Ильмира Ситдыйкова җавап бирә: – Бер үк кешегә гашыйк булырга, яратмый башларга, яңадан гашыйк булырга бик тә мөмкин. Мөнәсәбәтләрнең башында без кешегә күркәм образ, яхшы әңгәмәдәш буларак гашыйк булабыз. Мондый мәхәббәт бик нәзберек була: аз гына төшереп җибәрсәң дә, ул уалырга, ватылырга мөмкин. Гадәттә гаиләдә шулай килеп чыга да: беренче елларда бер-береңне белеп бетермәү, шуның аркасында аңларга теләмәү, күңелгә ятышсыз сүзләр әйтү хисләрне тоныкландыра башлый. Берничә елдан соң гаилә парлары әти-әнигә әверелә. Уртак балалар барлыкка килә. Бу очракта ата-ана өчен балага кайсы уңайлы – шунысы мөһимгә әверелә. Монда мәхәббәтнең башка төрле формасы күзәтелә башлый. Ул матурлыкка да, осталыкка да бәйле түгел. Ә синең белән балаларның киләчәгенә бәйле хис-кичерешләр, уй-тойгылар идарә итә башлый. Бер-береңне кайгырту мәхәббәтнең нигезе булып тора. Адәм баласына күп кирәкми бит аңа. Әминә апа сөйләгәннәрдән дә шунысы аңлашыла: аңа гаиләсендә иң беренче чиратта наз һәм җылылык җитмәгән. Ире аны кайгырта башлау белән, ул элеккеге үпкә-ачуларын оныта һәм аңа “яңа күзлек”тән карарга өйрәнә. Бер-береңне кичерә белү шулай ук бәхет ачкычы булып тора. Үпкә саклаудан файда юк, ул сәламәтлек өчен дә зарарлы.140 | 26.09.2014