11.10.2012 Дин
Иртәгә, ягъни 11 октябрь иртәсендә Казан аэропортыннан хаҗиларның беренче 3 төркеме хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр, РИУ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата. Хаҗилар сәгать төнге 2.00 дә аэропортта җыелалар, очып китү вакыты – сәгать 5.00 дә.
---
№--- | 11.10.2012

Киләсе төркемнәр пәнҗешәмбе көнне кичке сәгать 19.00дә һәм җомга көнне иртәнге сәгать 6.00дә булыр дип көтелә.
Бу елда Татарстан хаҗилары өчен уңайлы шартлар тудырылды. Шуларның беренчесе – хаҗиларга берничә төр транспорттан кулланырга туры килмәячәк, ягъни Казаннан Мәдинәгә бер самолетта гына очалар, шуның исәбенә юл мәшәкатьләре җиңеләячәк. Икенчесе – барлык хаҗилар өчен дә түләүсез ашау каралган. Кунакханәнең уңайлы җирдә урнашуы хаҗиларга "Әл-Хәрам" мәчетенә баруларын җиңеләйтә.
Бүген төнлә Татарстаннан 150 хаҗи изге сәфәргә кузгала.
---
№--- | 11.10.2012