27.09.2014 Шоу-бизнес
Автор-башкаручы Ринат Рахматуллин да үзенең гастроль турын башлап җибәрде. Алдагы айларда аны Пермь, Башкортстан якларында яшәүче тамашачылар көтә. Тик бер күңелсез ягы бар икән: җырчы ел саен юл һәлакәтенә очрый. Ә бер елны кыш көне машинасы белән 10 мәртәбә әйләнгәч, фәрештәләре саклап калган була үзен.
Җырчы өчен һәр алган машинасы якын дусты кебек. Һәрдаим карап, гел юдыртып кына тора икән. Бик якын булса да, машиналарын алмаштырып торуын да яшермәде. Менә соңгысы — «Range Rover» маркалы. Бик кыйммәтле үзе. Бәясен әйтеп торудан баш тартты, мактанасым килми, ди. Йөртүчесе дә бар икән. Шулай да, гадәттә, руль артына үзе утыра. Тизлекне арттырып йөрүен дә яшерми. Камераларга булган штрафы ай саен 27-28 мең сумны тәшкил итә. Бу бары камералар өчен генә! Протоколларны кертмичә! Җырчының Буада яшәве беркемгә дә яңалык түгелдер. Гаиләсе белән күп еллар шунда гомер кичерә. Ул Буадан Казанга 220 тизлек белән 45 минутта килеп җитә. Ә Буа белән Казан арасы — 135 чакрым.
— Юлда тизлекне арттырып йөрергә туры килсә дә, карап йөрим. Аллага шөкер, машинам әйбәт. Үзем өчен дә бик уңайлы. Менә шул камералар үтерә инде (көлә.). Үзебезнең Буа гаишниклары: “Ринат, монда бераз җыелды бит әле”, - дип шалтыраталар. Ай саен 30 мең сумга якын штраф кына түлим мин. Бу машинамда йөрүемә бер ел була. Иҗат төркемемдә эшләүче артистларым аерым “Мерседес” автобусында йөриләр, — ди Ринат Рахматуллин.
Бик кыйммәтле машина булгач, бензинны да күп ашый торгандыр дип уйлап куйдым. Чыннан да шулай булып чыкты. Җырчыга Буадан Казанга әйләнеп кайтыр өчен генә 5 мең сум бензинга гына китә икән.
Ринат Рахматуллинның олы кызы Ландыш белән кияве Фәниснең бергә гаилә коруларына да бер ел була икән. Әлегә җырчыны дәү әти итәргә ашыкмыйлар. Ландышның быел диплом яклый торган елы, ди. Җырчының кечкенә кызы Регина – нәкъ үзе. 3 нче сыйныфта укый икән. «Кече кызым тик тора белми. Куйган максатына ирешә торган. Үпкәли дә, ачу да саклый белми. Берәр нәрсә алып кайтырга заказ биреп, ул әйберне мин таба алмаган очракта да, «Ярар, әтием. Икенче юлы булыр әле», — дип әйтә. Регинабыз кечкенә булса да, бик гаилә җанлы бала инде. Әти-әни өчен үлеп тора торган», — ди Ринат Рахматуллин.
Буа районының Түбән Наратбаш авылында гомер итүче 76 яшьлек әнисе Нурия апаны җырчы фәрештәгә тиңли. Әтисе күптән гүр иясе икән инде. «Гаиләдә без өч бала үстек. Мин — төпчеге. Әниебез барысы өчен дә тырышты. Авылда салып биргән зур өйдә гомер итә ул. Көнгә 10 мәртәбә генә шалтыратып торам. Шалтыратып кына калмыйм! Буада булганда, әнием янына көн саен авылга кайтып, йөзен күрмәсәм күңелем булмый минем. Ул безнең өчен җанын-тәнен биргән кеше. 40 ел тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бар җирдә дә үзен хөрмәт итәләр. Озак яшәсен иде! Әнкәй булмаса, хәтта минем өчен дөнья беткән кебек булырга мөмкин», – диде җырчы.
Ринат Рахматуллинга 44 яшь дип тә әйтмәссең! Сәхнәдәге биюләре, энергетикасы гына ни тора! Яшьләр кебек киенә ул, алар белән уртак телне дә тиз таба. Шулай, солянка концертларының берсендә Илдар Әхмәтов, Венер Сәлимов, Раяз Фасиховлар белән сөйләшеп, тәмәке тартып тора икән. Әйтергә кирәк, җырчы шактый еллар тәмәке тарта. Ташларга да ниятли. Әмма... “Син тәмәкене ташларга уйламыйсыңмы, Ринат абый?” – дип Илдар Әхмәтов сорый ди. “Илдар брат, ашыкма! Син дөрес сөйләмисең. Ташламасын! Әгәр дә ташлый икән, аның бренды югала. Кеше аның карлыккан тавышына күнеккән инде. Ул ташласа, иртәгә Ленар Сәйфиев кебек җырлый башлаячак. Начар мәгънәдә аңлый күрмәгез. Иртәгә аның концертына килми башлаячаклар”, – дигән Раяз Фасихов.
Эльза ГАЗИЗОВА
--- | 27.09.2014

.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Эльза ГАЗИЗОВА
--- | 27.09.2014