02.10.2014 Авыл
Актаныш якларында авыл апалары ипине үзләре пешерә. Башка җирләрдә, мода артыннан куып, ипи мичләрен инде күптән сүтеп бетерсәләр, бу якта аны саклап калганнар әле. Дөрес, биредә дә бөтен йортта ипи пешә дип әйтеп булмый.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
143 | 27.09.2014
Актаныш якларында авыл апалары ипине үзләре пешерә. Башка җирләрдә, мода артыннан куып, ипи мичләрен инде күптән сүтеп бетерсәләр, бу якта аны саклап калганнар әле. Дөрес, биредә дә бөтен йортта ипи пешә дип әйтеп булмый.
“ВТ” редакциясе урнашкан бина икмәк заводы тирәсендә. Ике арада берничә тукталыш булса да, кайвакыт эшкә барганда яки кайтканда тәмле икмәк исе борынны кытыклый. Балачакта борынга сеңеп калган ипи исеннән аерыласы килмичә, аяклар үзеннән-үзе завод кибетенә бара. Шәһәр төтененнән соң, икмәк исен сулаудан да рәхәт нәрсә юк. Гүя туган җиргә кайткандай буласың. Хәер, авылларда күптәннән ипи пешермиләр бит инде. Аны кибеттән генә сатып алу ягын карыйлар. Хәтта сыер сөтен дә салаларга Казаннан кайтарта башладылар.
Актанышка баргач, бу як хатын-кызларының әле дә булса ипи пешерүләрен әйткәч, баштарак ышанасы килмәде. “Духовкада пешкәне белән мичтәгесен чагыштыра торган түгел инде”, – дигәнемне сизми дә калдым. “Син нәрсә инде, әни мичкә ягып пешерә. Аның тәме... Балачакны искә төшереп, кайвакыт духовкада үзем дә пешергәлим, дөрес әйтәсең, мичнекенә җитми”, – диде Рәзинә Сәләхиева. Мич ипие сүзе чыккач, түзмәдем, гадәтләрне онытмаучы авыл апалары белән сөйләшәсе иттем. Яңа Кормаш авылында яшәүче Фина апа ире Мокатдис абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да үз тормышларын корып, төрлесе-төрле якта яшәп яталар. – Балалар үсеп, таралышып бетте. Бабай белән икәү генә калдык. Кайтуларын сагынып көтеп алабыз. Алар кайтышка да, китешкә дә ипи салам. “Әни, берни кирәкми, күчтәнәчкә ипи генә пешер”, – диләр. Шуңа да кайтасы көннәренә дә, китәсе вакытларына да күп итеп ипи пешерәм, – ди Фина ханым Вәлиева. Фина апа әйтүенчә, менә 50 елдан артык инде гаиләсен ипи пешереп сыйлый ул. “Балалар кечкенә вакытта атнасына икешәр тапкыр мичтә ипи пешә иде. Безнең якта элек-электән йорт ипиенә өстенлек бирелде. Хәзер дә бу гадәт югалды дип әйтә алмыйм. Дөрес, кайберәүләр заманга ияреп, мичләрен сүттергән иде. Әмма авылда үскән кеше мич ризыгын авыз итми икән, аның күңеленә нидер җитми башлый. Кире торгызучылар да бар”, – ди Фина апа. Элеккеге заманнарда ипигә хөрмәт бик зур иде, дип искә ала авыл өлкәннәре. Күрше белән күрше бер-берсенә икмәк биреп торган. Мондый күркәм гадәт Актаныш җирлегендә дә булган. Фина апа бу хәлләрне матур бер хатирә итеп исенә төшерде. “Яңасы пешеп чыкканчы, Сания йә Мәчтүрә җиңгәйгә, яки Саҗидә апага керә идек. Шулай бер-беребезнекен ашап, пешергән ипиләрне макташып, гомер иттек. Аларның берсе дә юк инде. Урыннары җәннәттә булсын. Ипекәй салырга тотынсам, шуларны искә алам”, – ди ул. Өлкәнрәк буын белә: ипи салу – рәхәт тә, мәшәкатьле дә эш. Тик без, яшьләр, алар кебек борынгыдан калган гадәтләрне кулланып, ни кызганыч, ипи пешерә белмибез инде. Кибетләрдә ипи генә түгел, ипи пешерү мичләре дә сатыла. Камыр да басып торасы юк, он, су, чүпрә, май саласың да, заманның “акыллы” җайланмасы берничә сәгать эчендә аны пешереп тә бирә. Әмма күңел җылысын биреп, кул белән баскан ипи тәме белән аны чагыштыра торган түгел. Фина ападан мич ипиен ничек пешерүен сорамый булдыра алмадым. – Кичтән баш ясап, ачытырга куям, – ди Фина апа. – Моның өчен кичтән алдагы ипидән калган ачы камырга, су, он салып, сыек камыр ясыйм. Иртәнгә кадәр ул әчеп утыра. Торгач, кирәгенчә тоз, җылымса су, он салып, кулдан төшкәнче яхшылап басам да, табаны майлап, шуңа салам. Камыр кабарган арада мичкә утын ягып җибәрәбез. Күмер төшү белән, ипи тигез булып пешсен өчен, аны таратып җәяргә кирәк. Аны шулай бераз тоткач, күмерләрне кече учакка күчереп, ипиләрне куябыз. Нәкъ бер сәгатьтә пешеп чыга. Кыскасы, кичке унда башланган эш, икенче көнне төшкә кадәр дәвам итә. Төшке ашка мичтән чыккан ипи була инде. Ипи пешерү озак вакытны ала торган эш буларак, мичкә ягарга ире Мокатдис абый да булыша икән. Мичкә күмер төшкәч, майлы табага юкарак кына итеп камыр җәеп, көлчә дә пешерәләр әле алар. Анысы, ипи әзер булганчы, майлап чәй эчү өчен бик тәмле була, ди хуҗабикә. Сез ничектер, Фина апа белән аралашкач, кетердәп торган авыл икмәгеннән авыз иткәч, мич алдында пешкән кабартма, коймак ашыйсы килә башлады. Тиздән Корбан бәйрәме. Мондый изге көндә авылларда элек мич коймагы исе тарала иде... Тик мич булмагач, быел тагын күпләребезгә газ плитәсендә пешкәнен генә ашарга туры киләчәк инде. Мич коймагы искиткеч тәмле булса да...Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
143 | 27.09.2014