Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Равил Фәйзуллин: Фикерле һәм йөгерек каләмле журналистлар аз (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
03.10.2014 Мәдәният

- Сез соңгы ярты ел дәвамында “Мәдәни җомга” газетасында Татарстан язучылар оешмасы тарихына багышланган күпсанлы (егермедән артык) күләмле мәкаләләр бастырдыгыз. Аларда язучыларның иҗаты белән бәйле рәвештә, республикабызда чыга торган басмалар, аерым алганда, әдәби журналлар эшчәнлеге турында да байтак фикерләр әйтелгән.

- Табигый хәл. Язучы халык өчен, укучы өчен яза. Максатына-адресатына ирештерү өчен аңа мәйдан кирәк. Ул мәйдан – беренче чиратта, матбугат, ягъни газеталар һәм журналлар...   - Ә интернет?   - Интернет челтәре – татар язучысының төп аудиториясе түгел әлегә.   - Соңгы мәкаләләрегезнең берсендә Сез болай дип язгансыз: “Язучылык хезмәте җәмгыятебездә матди яктан тиешенчә бәяләнми бүген. Шуңа күрә пенсия яшенә җитмәгән (һәм җиткәннәре дә) күпчелек язучыларыбыз төрле җирләрдә эшләп гомер кичерә.  Күбесе, табигый, газета-журнал редакцияләрендә, мәгариф системасында хезмәт куя. Уннан артык язучыбыз “ТАТМЕДИА” карамагындагы басмаларның җитәкчеләре: “Казан утлары” – Илфак Ибраһимов, “Сөембикә” – Ләйсән Юнысова, “Идел” – Рөстәм Галиуллин, “Мәйдан” – Вахит Имамов, “Мәдәни җомга” – Зиннур Мансуров, “Безнең мирас” – Ләбиб Лерон, “Аргамак” – Николай Алешков, “Сәхнә” – Зиннур Хөснияр, “Мәктәп һәм гаилә” – Гөлүсә Закирова, “Ялкын” – Йолдыз Миңнуллина... Боларга өстәп, тагын берничә каләмдәшебез шактый зур тиражлы шәхси газеталар чыгара. Димәк, безнең кулларда шактый ук зур көч, “дүртенче хакимият” мөмкинлекләре бар! Моны халык рухын күтәрү, аның үзаңын үстерү өчен файдалана белергә генә кирәк!” Бу юлларны укыгач, табигый сорау туа: мөхәррирләребез үзләренең мөмкинлекләрен тиешенчә файдаланалармы соң?   - Кистереп уңай җавап бирсәм, дөреслеккә хилафлык кылу булыр. Бүгенге матбугат дөньясында хәл ителергә тиешле мәсьәләләр җитәрлек. Гавәм халыкны әйдәп барырлык идеологиянең җитенкерәмәве нык сиздерә. Матбугатта чыккан язмаларның кайберләре кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең рухи-эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм алар тәрбия чыганагы булып тора дип әйтү кыен. Кайбер басмалар вакыт сынауларын үткән чын мәгънәдәге яхшы традицияләрне җуя баралар. Бер иш мөхәррирләр үзләре җитәкләгән басмаларның тарихын, элгәрегеләрнең күркәм гамәлләрен белеп җиткермиләр. Шуңа күрә үсештәге эзлеклелек өзелә бара. Дөрес аңлашылсын: сүз үткәннәрне уйлап җирсүдә яки партия басымчалыгы заманнарын сагынуда түгел, хикмәт – бүгенге мөмкинлекләрне – матбугат иреген кешелекле максатларда файдалануда, тәрәккыятькә хезмәт итүгә юнәлтә белүдә! Хәтердә, моннан күп еллар элек, безнең буын  әдәбиятка килгән елларда, яшь иҗатчыларга үзләрен күрсәтергә, басылырга матбугатта урын ифрат тар иде. “Их, шырпы кабы сыяр кадәр генә урын табылса иде газетада! Ике-өч юллык булса да шигырь бастырыр идек!” дип хыяллана идек. Хәзер вәзгыять бөтенләй бүтән!   - Димәк, эшләргә дә эшләргә!   - Әмма эшеңнең нәтиҗәсе булсын! Әйтелгән яки язылган сүзең кешеләрнең күңелен кузгатсын. Аның өчен сәләт, талант кирәк!   - Андый сәләтле һәм талантлы каләм ияләре күп дип уйлыйсызмы?   - Күп дигән  сүз урынсыз. Фикерле һәм йөгерек каләмле журналистлар, кызганыч, бик аз. Юкса, университетта журналистика факультеты да эшләп килде моңарчы...   - Сәбәп нидә дип уйлыйсыз?   - Сәбәпләрнең берсе – газета-журналларда эшләүчеләрнең хезмәте җәмгыять тарафыннан тиешенчә бәяләнмәвендә. Каләм хакы юк дәрәҗәсендә. Мин моны “Казан утлары” журналында озак еллар буе эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Редактор буларак, авторлар алдында гаепле кеше сыман хис итүләрне күп кичердем.   - Равил абый, матбугаттагы вәзгыять нихәлдә бүген? Мөхәррирләрне ниләр борчый?   - Һәр басманың, профилена карап, үз максаты, үз бурычы. Һәр мөхәррирнең үз вазифасы, үз мәшәкате. Шулай да, нинди телдә чыгуларына карамастан, басмаларның, бигрәк тә әдәби журналларның күп кенә проблемалары уртак булып чыга. Беренчесе, мөгаен иң мөһимедер, ничек итеп мөмкин кадәр күбрәк үз укучыларыңны җәлеп итү, аларны әйдәп бара алу. Глобаль масштабта, бер шигыремдә әйтелгәнчә, “кеше җаны өчен көрәш бара!” Конкуренция зур. Һәр мөхәррир үз басмасын өскә чыгарырга омтыла, ягъни зуррак тиражлы итәсе килә. Соңгы чорда, интернет челтәре хасил булгач, тиражлар нык кимеде. Бу тенденция безгә генә түгел, бөтен дөньядагы матбугат чараларына хас. Күптән түгел генә Казанда төрки телдә чыга торган әдәби журналлары баш мөхәррирләренең халыкара җыены булып үтте. Килгән кунаклар да бу хакта ачынып сөйләделәр. Мөхәррирләрнең, гомумән редакциянең төп эше – басманың мәгънәле эчтәлеген булдыру, кешеләрне җәлеп итәрлек актуаль темаларны җиңел укылышлы итеп, сәнгатьчә бәян итү. Уңышның нигезе шунда. Ә моның өчен әлеге дә баягы яхшы кадрларның булуы шарт.   - “ТАТМЕДИА”, локомотив кебек, күп гәзит-журналларны, басма һәм электрон гаммәви-мәгълүмат чараларын сөйрәп баручы зур һәм җитди оешма. Куелган максатларга ирешүдә, аерым алганда журналлар белән идарә итүдә нинди конкрет эшләр башкарыла?   - “ТАТМЕДИА” эшчәнлеге турында нинди генә фикерләр булмасын, иң әүвәл шуны онытмаска кирәк: социаль әһәмияте булган басмаларны бергә туплап, аларны дәүләт заказлары белән тәэмин итеп торучы бердәнбер оешма ул бүген. Журналларга килгәндә, җитәкчелек даими рәвештә көндәлек эш алып бара. Һәр ай саен берничә журналның билгеле бер вакыт эчендәге (квартал яки яртыеллык) эшчәнлеге тикшерелә, һәр сан җентекле анализлана, тиешле нәтиҗәләр ясала. Соңгы айларда гына “Мәгариф”, “Безнең мирас”, “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Аргамак”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сәхнә”, “Ялкын”, “Идел” журналлары җитәкчеләре һәм коллективлары белән җитди сөйләшүләр булды. Ел ахырына кадәр калган бөтен журналларның эшчәнлеге тикшереләчәк.   - Халык шагыйре буларак үз иҗатыгыз турында берничә сүз...   - Язучының хезмәт нәтиҗәсе – аның әсәрләре. Бәлки яшь чактагы кебек үк көч-дәрт ташкындай булмаса да, иҗат дәвам итә. Төп юнәлешләр: шигърият һәм публицистика. Әле бу көннәрдә генә китап нәшриятендә “Яңа гасыр иртәсе” дигән китабым чыкты. Анда бу гасыр башында, ягъни 2001-2014 елларда язылган яңа шигырьләрем тупланган.  
Илназ ФАЗУЛЛИН

| 02.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670