Кияүгә чыкканнан соң, биш еллап балабыз булмады. Аптырагач, балалар йортыннан бер кыз бала алырга исәпләп, документлар җыя башладык. Нигәдер бу эшебез озакка сузылды. Бер язу артыннан гына да 2 айлап йөрдек. Хәерлегә булган икән. Инде барысы да уңай хәл ителә дигәндә, балага узганымны белдем.
Бу хакта иремә сөйләдем. Ул бәхеттән нишләргә белмәде. Тугыз айдан тупырдап торган улыбыз туды. Аңа бер яшь тулмаган иде әле, тагын авырга калдым. Бу юлы кызыбыз туды. Сөенечебездән нишләргә белмәдек! Тик бәхетебез озакка бармады. Балаларым беренче сыйныфка укырга кергәч, әтиләрен югалттык. Эштән кайтканда, машина бәреп китте аны. Ул вакытта түккән күз яшьләрем...
Әмма бирешмәдем. Янымда йөгереп йөрүче сабыйларым яшәргә көч бирде миңа. Ирем үлгәч, кияүгә сорап килүчеләр булды. Әмма мин, балаларым өчен әйбәтрәк булыр дип, башка ир белән кавышырга теләмәдем. Шулай итеп, еллар уза торды. Улымны өйләндереп, кызымны кияүгә бирдем. Марсым бик тә игътибарлы, кайгыртучан бала булды. Ә Лилиям никтер башкача үсте. Югыйсә, икесенә дә бертигез наз, ярату бирдем. Кияүгә чыгып, башка шәһәргә китүгә үк, аның шешә белән дуслашканын әйттеләр. Киявем – шундый акыллы, тәртипле, тырыш кеше. Тик нигәдер кызым юлдан язды. Биш яшьлек кыз баласы хакында да уйламый. Элегрәк өйгә эчеп кайтса, хәзер бөтенләй икешәр көнгә чыгып югала башлады.
Шушы көннәрдә киявем кайтып керде. “Әби, мин башка түзә алмыйм. Әйдә, берәр нәрсә эшләп карыйк инде. Яратам бит мин аны”, – ди. Бу хәлләрдән соң кызым белән сөйләшеп карадым. Тик ул: “Мин эчкече түгел. Тормышыма тыгылмагыз”,– диде. Шул көннән бирле йокым качты. Нишләргә дә белмим. Оныгым да, киявем дә, кызым да кызганыч. Берәр киңәш бирмәссезме?
САНИЯ
144 | 03.10.2014