Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Русия прокуратурасына хат язган журфак деканы урынбасары вазифасыннан киткән #6763

$
0
0
12.10.2012 Мәгариф
Русия прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвеев вазифасыннан киткән. Укытучы белдергәнчә, аның вазифасында калуы факультет өчен проблемнар тудырырга мөмкин булган.

«Бу карарга факультет деканы Васил Гарифуллин белән сөйләшкәч килдем. Аңлавымча, минем прокуратурага мөрәҗәгатемнән соң аның белән җитәкчелек арасында авырлыклар барлыкка килгән”,- ди Ясәвеев.

Искәндәр Ясәвеев элегрәк КФУ ректоры Илшат Гафуровка каршы Русия генераль прокуроры Юрий Чайкага хат язган иде. Ясәвеев үз мөрәҗәгатендә прокуратураны “Новая газета”дагы материалларны, ягъни “КФУ ректорының җинаятьләргә катнашы булуы турындагы мәгълүматны” тикшерүне сорый. 




№ | 12.10.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>