Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Татарстанда мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыю тыелды

$
0
0
09.10.2014 Мәгариф
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республика уку йортларына 7 октябрьдән башлап ата-аналардан мәктәпләрдә акча җыюны тыю турында хат юллады. Аны Татарстан премьер-министры һәм мәгариф министры Энгел Фаттахов имзалаган.

Хатта балалар бакчалары һәм урта белем бирү мәктәпләрендә укыган балаларның ата-аналарыннан мәктәп һәм укыту кирәк-яраклары өчен акча җыюның тыелуы, театр һәм күргәзмәләр кебек өстәмә чыгымнар таләп иткән чараларны ата-аналар белән бергә укудан буш вакытта оештыру, уку өчен кирәк булган әйберләрнең җитмәве турында мәктәп җитәкчелегенә вакытында җиткерү кебек таләпләр куелган.  Әлеге хат белән Татарстанның барлык уку йортлары 10 октябрьгә кадәр танышып үти башларга тиеш, диелгән министрлык белдерүендә. 

Республикада 9-19 сентябрь көннәрендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акча җыюны шикаять итү өчен Казан хокук яклау үзәге ярдәмендә "кайнар элемтә" оештырылган иде. Юристларга 81 кеше мөрәҗәгать иткән. "Кара исемлеккә" 38 мәктәп һәм гимназия, 27 балалар бакчасы, ике музыка мәктәбе һәм бер сәнгәть мәктәбе кертелгән.   Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов министрлыкның бу тыю карары белән генә вазгыятьне үзгәртеп булачагына бик ышанмый. Республикада мәктәпләрдә коррупциягә каршы көрәшне күзәтү өчен Екатерина Матвеева җитәкчелегендә инициатив төркем төзелгән, әлеге ниятне министр Энгел Фаттахов хуплаган, дип яза kazan.mk.ru.


| 08.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670