Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Эбола вирусын Татарстанга Африкадан килгән 10 студенттан йоктыру куркынычы бар

$
0
0
10.10.2014 Медицина
Хәзерге вакытта Татарстанда Көнбатыш Африкадан килгән 10 студент, Эбола вирусын кертү куркынычына бәйле рәвештә, табиблар күзәтүендә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр иткән.

"Соңгы мәгълүматлар буенча, Африка илләреннән килгән 10 студент  -  бишесе Нигерия, бишесе Демократик Конго Республикасыннан - күзәтү астында. Алар карантинда түгел, бары күзәтү астында гына. Димәк, вирусның 21 көн тәшкил иткән  инкубация чорында алар көн саен табибларга күренеп торачак", - диде Луиза Борисова. Аның сүзләренчә, бу чаралар кисәтү рәвешендә. Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортларында Африка илләреннән 220ләп студент белем ала. Африка студентлары укыган барлык вузларга хатлар җибәрелгән. Алар медицина күзәтүе максатларында йогышлы авырулар хастаханәсенә исәпкә бастыру өчен, студентларның Африка илләреннән килгәнен хәбәр итәргә тиеш.  "Бүгенге көндә күзәтү астындагы барлык студентлар да сау-сәламәт. Алар дәресләргә йөри, өйләрендә яши, көн саен тикшеренә", -  дип аңлатып узды Луиза Борисова.

Әйтергә кирәк, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы фикеренчә, Россиягә куркыныч Эбола бизгәге керергә мөмкин, әмма күпләп авыру очраклары булмаячак. "Аеруча куркынычларын да кертеп, йогышлы авыруларга каршы көрәшнең зур тәҗрибәсенә нигезләнгән санитар-эпидемиология хезмәтенең нәтиҗәле эше, аның таралу ихтималын төшереп калдырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип белдергән "Интерфакс"ка РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркәтибе Олег Салагай.


| 10.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>