Корбан гаетендә без Пашат мәчетендә булдык. Намаз бүлмәсе бар кешене сыйдыра алмады, баскыч буйлары да халык белән тулды, ә хатын-кызлар мәчетнең беренче катында намаз укыды.
Пашатта дөя бугазланды
Гаеттән соң кемнәрдер зиратларга мәрхүмнәрне яд итәргә китте, кайберләре корбан чалырга ашыкты.
Сарыклар һәм сыерлардан гайре, Пашатта бу көнне дөя дә чалынды (фотода). Җәфәр абый һәм Мөнирә апа Сәйфетдиновларның йортына барча балалары, киленнәре һәм оныклары җыелган иде. Таң атканчы ук биредә эшкә керешкәннәр, чөнки төштән соңга билгеләнгән мәҗлескә аш-су өлгертәсе бар.
Корбанга диелгән дөягә барысы да сокланып карап торды. Сәйфетдиновлар гаиләсенә аны рбишчалылар Әстерхан өлкәсеннән китергәннәр. Корбан хәзрәти Рәсулуллага, йорт хуҗаларына, аларның балалары Илдарга, Йолдызга, Ринатка һәм Мөнирә апаның хаҗга бергә барган ахирәт дусты Әнисә Минаҗетдиновага аталып чалынды.
Тәкъбир әйткәч ирләр эшкә кереште. Шул арада йорт хуҗабикәсеннән гаиләләре турында сораштым. Алар икесе дә гомерләрен колхозда эшләп үткәргәннәр. Балалары Мәскәүдә яши, биш оныклары бар. Мөнирә апа үзе дүрт тапкыр хаҗга барган, Җәфәр абый ике тапкыр. Мөнирә апа әйтүенчә, хәзер хаҗга бару күпкә җиңелрәк. Элек бит ничек мөмкинлек бар, шулай барганнар, әле инде бөтен шартлар тудырылган.
- Быел инде хаҗга барганчы, дөя суярга ният кылдык. Аның итен 100гә якын кешегә өләшербез, - диде Мөнирә апа.
Сөйләшеп бетергәнче ит әзер иде инде, тиз арада аш салдылар.
Бу көнне Пашатта корбанга 12 сыер бугазланды, ә күрше Семочкида -19 сыер һәм бер дөя. Соңгысын Наил Башаров йортында чалганнар.
Изге ният белән чалынган корбаннар Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын иде.
Рбишчада 50 сыер чалдылар
4 октябрьдә бөтен мөселман дөньясы, шул исәптә Зур һәм Кече Рбишча авыллары халкы да олы бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаетен олылап каршылады. Иртә таңнан ук мәрхүмнәрне зиярәт кылдык һәм зур сафларга тезелеп, тәкбир әйтә-әйтә мәчетләргә юнәлдек.
Зур Рбишчада Абдулхамит Садеков исемен йөрткән мәчеткә дә бәйрәм намазына бик күпләп халык җыелды (2 нче фото). Мәчет имамы Харис хәзрәт Исмаилов мөфти Равил хәзрәт Гайнетдинның тәбрик хатын укыды һәм аның алдагы биш елга Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануын белдерде.
Аннары өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның, Кызыл Октябрь районы житәкчеләренең һәм «Туган як» редакциясенең котлау хатларын укыды.
Харис хәзрәтнең корбан гаете вәгазе аның кайдан, ничек безгә хәтле килеп житүе һәм корбан чалуның кагыйдәләреннән гыйбарәт иде.
Бәйрәм намазын укып, сәҗдәләр кылып дисбе тарткач, халык корбан чалырга ашыкты. Рбишча авылларында быел 50 сыер һәм ике дөя корбанга бугазланды.
- Ә сарыкларның саны 500гә якын булырга тиеш, бер йортта хәтта 25 сарык корбанга чалынды, - диде Зур Рбишча имамы Мөнир хәзрәт Багаутдинов.
Раббыбыз укылган намазларыбызны, чалынган корбаннарыбызны кабул итеп, киләчәктә дә олы бәйрәмнәребезне каршы алырга насыйп кылсын дигән изге теләктә калам.
1
2
Ришат РАМАЗАНОВ фотолары.
Илнар САДЕКОВ
|