13.10.2012 Мәдәният
Бүген, ягъни 13 октябрьдә, ТРның мәдәният министры А.М. Сибагатуллин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы белән очрашуда коллективка яңа директорны тәкъдим итте. Г.Камал театрының директоры итеп 2007 елдан маркетинг буенча директор урынбасары булып эшләгән, театрның алыштыргысыз директоры Шамил Закировның вакытсыз вафатыннан соң, бу елның февраль аеннан директор вазифаларын башкарган Илфир Якупов билгеләнде.
---
№--- | 13.10.2012

Илфир Илшат улы Якупов 1982 елның 25 маенда туа. 2004 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый (Марсель Салимҗанов курсы).
2003-2005 еллар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгеч.
2005-2007 еллар – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе.
2007-2012 еллар – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары.
2011 елдан – Казан федераль университетының “Магистр бизнес-администрирования» (MBA) программасы буенча белем ала.
2012 елның февраленнән – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрның директор вазифаларын башкаручы.
---
№--- | 13.10.2012