Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бәрәңгегә бәя айлап түгел, көнләп үзгәрә

$
0
0
13.10.2014 Авыл
Җырларда җырланган бәрәңгегә бәя айлап түгел, көнләп үзгәрә. Бигрәк тә башкалабызда. Әле яңарак кына килограммын 8-10 сумнан сатып алып булса, хәзер инде яхшы бәрәңгене 15 сумнан кимрәккә алсаң, сөенергә генә кала. Дөрес, ярминкә узган көннәрдә бәрәңгене 10 сумнан да сатып алырга була үзе.

Тик су буе чират торып уздырганчы, күпләр бераз кыйм­мәткәрәк булса да, чиратсыз урыннардан алырга тырыша. Шул ук бәрәңгенең ярминкә белән янәшә генә шактый кыйммәтрәк булуы гына кү­ңел­ләргә тия. Арадашчыларга мөмкинлек бир­сәң, бәяләр күз ачып йомганчы өскә таба үр­мәләячәген көт тә тор...

  Югыйсә быел Россиядә бәрәңгенең тулаем җыемы 6 миллион тоннадан артып кит­кән. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк дигән сүз. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматтан күрен­гәнчә, әле­гә аның 90 проценты җыеп алынган. Димәк, гомуми уңыш тагын да күбрәк булачак.   Татарстан хуҗалыкла­рында да бәрәңгене җыеп алу соңгы гектарларда бара. Саклау урыннарына 120 мең тоннадан артык бәрәңге урнаштырылган. Уңыш – төрле ху­җалыкларда төрлечә. “Татмелиоводхоз” предприятиесе җи­тәкчесе Марс Хис­мәтуллин әйтүенчә, республика буенча уртача күр­сәткеч 117 центнер булса, сугарулы мәйданнарда уңыш 3-4 тапкыр күбрәк.   Кызганыч, Татарстанның байтак кына районнарында төрле сәбәпәр белән соңгы елларда бәрәңге үстерү мәй­даннары кими. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да бүген бәрәңге үстереп ну­жалан­мас­ка тырышалар. Бу хәл дә, бәягә тәэсир итми калмый, бил­геле.   Бүген республика районнарында бәрәңге бәяләре ничек?  Районнардагы авыл ху­җалыгы идарәләренә шалтыратып, шуны ачыкларга тырыштык.   Әлки – 9-10 сум. Әгерҗе – 10-12 сум. Нурлат – 12-13 сум. Яшел Үзән – 13-15 сум. Биектау – 10-12 сум. Ютазы – 13-14 сум.
Камил СӘГЪДӘТШИН

--- | 11.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>