Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Татарча КВНның иң кызыклы мизгелләре (ВИДЕО)

$
0
0
15.10.2014 Җәмгыять
9 октябрь Казанда татарча Шаяннар һәм тапкырлар клубы быелгы беренче очрашуын үткәрде. 11 такым катнашкан чарада татар теленә, җырчыларына, сәясәткә кагылышлы мәзәкләр күрсәтелде.

ШТК ның 2014 елгы беренче һәм 20нче юбилей сезоны булган очрашуда "Ачыш" бүләгенә Актаныштан килгән "Кисекбшлар" такымы, "Иң яхшы мәзәк" номинациясендә  КАИның "Кара малай" такымы, "Иң яхшы актриса" номинациясендә "Tatarteam" такымы, "Иң яхшы актер" номинациясендә Чаллының ТИСБИ уку йортын вәкиллек иткән "Тәп-тәти" такымы лаек дип табылды.

Ярышта өченче урынны КФУ ның "32 август" такымы, икенче урынны Казан Аграр университетыннан "Афәрин" такымы, беренче урынны Мамадыштан "Биш бармак" такымы алды.   Быелгы ШТК беренче очрашуының Гран при бүләген исә Чаллының "Кампи" такымы яулады.  
Райнур ШАКИР

| 14.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>