17.10.2014 Икътисад
Икътисад тотрыклы түгел, Россия сумы куәтен югалта бара. АКШ долларына карата ул арзаная. Бер доллар 40,9 сум тора. Евро да бер урында таптанып тормый, ул соңгы айларда үсәргә ярата, бер евро 52сумга кадәр җитте. Россия Үзәк банкы резервтагы 866 млн долларның сатылганын хәбәр итте, октябрь башыннан инде 5,9 млрд доллар сатылган.
---
151 | 17.10.2014
Икътисад тотрыклы түгел, Россия сумы куәтен югалта бара. АКШ долларына карата ул арзаная. Бер доллар 40,9 сум тора. Евро да бер урында таптанып тормый, ул соңгы айларда үсәргә ярата, бер евро 52сумга кадәр җитте. Россия Үзәк банкы резервтагы 866 млн долларның сатылганын хәбәр итте, октябрь башыннан инде 5,9 млрд доллар сатылган.
Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина тиздән валюталар тотрыкланачак дип өметләндерә дә үзе. Әмма халык сумның арзанаюына борчыла, аның белән бергә товарларга да бәяләр арта, диләр. Кемдер икътисадтагы бу күренешнең сәбәпләрен Украинадагы хәлләр кайтавазы ди, кайберәүләр Европа белән АКШның мәкерле эш итүендә күрә, өченчеләре Россия икътисады ярык тагарак янында утыра дип саный. Ә сезне сумның тотрыксыз булуы борчыймы? Нишләргә җыенасыз?
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, эшмәкәр: – Сумның аска тәгәрәве – борчылырлык хәл. Минем өчен бу актуаль, чөнки бизнес белән шөгыльләнәм. Сумның бәясе төшү белән (ә бу хәл Кырымны кушканчы ук башланган иде), оешманың керем күләмен бүгенге хәлгә пропорциональ килеш саклар өчен, без күрсәткән хезмәт бәясен арттырдык. Әмма сум төшүен дәвам итте, ә бәяләрне көн саен күтәреп булмый. Озак вакытлы килешүләребез, күптәнге клиентларыбыз бар. Бәяне һаман-һаман арттырсак, алардан да колак кагуыбыз ихтимал. Икенче ягы да бар: икътисад түбәнгә тәгәрәгәндә күп кенә оешмалар чыгымнарын оптимальләштерә башлады, кайбер хезмәтләрдән баш тартты. Бу исә – клиентлар саны кими дигән сүз. Бәя күтәрү турында сүз дә була алмый. Керем күләмен саклап калу өчен яңа төр хезмәтләр тәкъдим итү юлларын эзлибез. Хәзерге заманда бер кулга бер һөнәр җитми, шуңа һөнәрләрне арттыру мәслихәт. Морат СИРАҖИН, фермер: – Нинди паника ди?! Мин – оптимист! Бу – безнең өчен бик уңайлы вакыт. Акчагыз бар икән, мал сатып алыгыз, сөт, каймак җитештерегез, ит продукциясен сатыгыз. Күп итеп җир алыгыз да бәрәңге, кишер, суган, помидор, кыяр утыртыгыз! Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр бу мөмкинлекне куллансын. Чит илдән кергән химияле ризык бетсен, аны сатып алу хәерле түгеллекне аңлый башлады кеше. Менә кәҗә сөте, сыр артыннан чират торалар миңа! Керемем, киресенчә, артты. Тик тормагыз, нидер эшләргә кирәк, акчамны югалтам дип калтырып торучылар акчаны белем эстәүгә тотсын. Илдар ХӘКИМОВ, җырчы: – Дөньяда, Россиядә барган хәлләрдән без дә читтә кала алмыйбыз, безгә дә тәэсир итә ул. Кемдер аны ныграк сизә, кемдер азрак. Әмма күңелле күренеш түгел. Алай гаилә керемебез кимеде дип әйтә алмыйм, чыгымнар бюджеты да кыскармады. Кибеткә барганда бәяләрнең артуын сизмәдем, дөресрәге, мин тиеннәрне санамыйм. Ризыкны да арзанмы яки кыйммәтме дип карамыйм, ә файдалысын, сыйфатлысын сайларга тырышам. Концертлар азаермы – белмим. Быел без ял итәбез, тамашалар куймыйбыз. Киләсе елда ничек булыр, күз күрер. Әмма икътисад тотрыклы булса, күңел тынычрак. Лилия ГАРИПОВА, Яшел Үзән районы, сатучы: – Халык борчыла. Кибеткә килүчеләр, бәяләр тагын артыр инде, дип сөйләшә. 1998 елдагы кебек хәлләр булырмы икән? Ничектер әле сумны тотып торалар кебек, әмма чуан кебек тишелеп чыгар да инфляция аркасында бәяләр кинәт үсеп китәр төсле. Ирем: “Нефть бәяләрен махсус шулай түбән тәгәрәтәләр, шуңа күрә сум да авыр хәлгә калды. Килешә алсалар, барысы да үз урынына утырыр”, – дип әйтә. Авыл халкында “тере” акча юк инде ул, иң бай кешеләр – пенсионерлар. Танышларым фатир сата, менә алар авыр хәлдә. Сатсалар, ул акча югалмасмы? Берсе дә бернинди гарантия бирә алмый. Сатып алучыга да кыен, аннары фатир бәясе арзанайса, утыр да еламы? Бигрәк берни фаразлап булмый. Хәерлесе белән килсен иртәләр дип телисе генә кала.---
151 | 17.10.2014