Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Илгиз Зәйниев: Мин кырыс түгел (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
20.10.2014 Мәдәният
Драматург, режиссер Илгиз Зәйниев - татар театр сәнгатендә шактый мәгълүм шәхес. Ул мәктәп яшеннән үк пьесалар яза башлый. 17 яшендә иҗат иткән “Мәхәббәт турында сөйләшик” әсәре театр сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Бүгенге көндә ул үзен фикерле режиссер буларак та танытты.

- Генадий Хазанов бер әңгәмәсендә: «Гадәттә сәхнәгә игътибардан, мәхәббәттән берникадәр мәхрүм кешеләр менә», дигән иде. Синең фикереңчә, сәнгать юлын нинди кешеләр сайлый?

- Дөньяны үзгәртәсе килгән кешеләр.   - Илгиз, яхшы драматург булу өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк диләр, син моның киресен расладың. Димәк, талантлы драматург булып өлгерүдә яшь мөһим роль уйнамый...   - Драматург булу өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ләкин ул тәҗрибәнең үзеңнеке булуы шарт түгел. Мәсәлән, үлем турында язу өчен үлеп карап булмый бит. Иң мөһиме: күзәтү, игътибарлылык.   - Иҗат багажыңда 30дан артык сәхнә әсәре исәпләнә. 30 яше дә тулмаган иҗатчы өчен бу аз түгел, әммә шулай да “әлегә үземнән канәгать түгел”, дисең. Бу канәгатьсезлек күңел төшенкелегенә китермиме, әллә инде яңа үрләр яуларга гына этәрәме?   - Сан мөһим түгел дип исәплим. Иҗат кешесе һәрчак сыйфат өчен көрәшергә тиеш. Үз-үзеннән канәгать булган көннән башлап, иҗат кешесе иҗат итүдән туктый. Төрле чак буладыр, кайвакыт канатланып күктә очасың, кайчак дөньяның бөтенләй гаме калмый. Күңел халәте һәрчак төрле...   - Илгиз, драматург буларак, сәхнә әсәрләреңдә бүгенге көннең шактый кырыс якларын гәүдәләндерәсең - “Балакаем”, “Бәби” һ.б. бу тормыш кырыслыгыннан киләме, әллә инде заказлар шул темаларга кабул ителәме?   - Сез атаган пьесалар заказга язылмады. Кызганычка, тормыш үзе шундый. Аннары, минем бөтен пьесаларым да кырыс дип әйтмәс идем.   - Камал театрында эшләвең иҗат офыкларыңны тулысынча ачарга мөмкинлек бирәме?   - Әйе, Аллага шөкер! Камал театры – ул театр гына түгел, бөтен татар мәдәниятен, сәнгатен үз эченә җыеп, татар милләтен дөнья белән бәйләнештә тотучы үзәк.   - Киләчәктә кем буларак тануларын телисең? Драматургмы, режиссермы әллә актермы?   - Җырчы буларак! (елмая)   - Шекспирның “Ричард III” әсәрен cәхнәләштерүең белән театр тамашачысына зур бүләк ясадың. Спектакль үзенчәлекле юллар аша хакимлеккә омтылучыны күрсәтсә дә, урта гасыр тормышын аңлаешлы, шул ук вакытта күп мәгънәле итеп бирә алдың. Ричардны без тарихтан комсыз, кансыз итеп истә калдырган идек шикелле, ә синең героең андый булып тоелмады. Режиссер тарафыннан махсус шулай эшләндеме бу?   - Бу дөньяда һәркемнең үз хакыйкате. Ричард та үзенең явызлыгын, ямьсезлеген бу дөньяда яшәргә хаклы дип саный. Явызлык кылу – аның миссиясе. Ләкин Ричард тирәсендәгеләр дә бигүк изге җаннар димәс идем. Шуңа ул алар арасында йомшаграк булып тоеладыр бәлки.   - Кырыс драматург, дигән идем. «Ричард»та кырыс режиссер буларак күрдем. Кеше үтерү күренешләренә шактый басым ясала (каргыш күренешләрендә хәтта микрофон куллана). Бу нилектән шулай?   - Биредә мин түгел, ә Шекспирның пьесасы шундый кырыс. Үлемгә басым ясамасаң, үтерүченең явызлыгын ничек ассызыкларга!?   - Илгиз, спектакль азагында тамашачыны ак җәймә белән капладылар. Сезнең барыгызны да үлем көтә дип әйтергә теләмәгәнсеңдер ич?   - Әйтмим. Интрига булып калсын әле...   - Язган әсәрләрең арасында шактый кырыслары бар. Тормышта да кырыс ир, кырыс ата түгелсеңдер ич?   - Юк. Өйдә бер сүз әйтә алмаганга, әсәрләремдә кырыс бит инде мин...   - Әти кеше буларак, балалар темасына алынырга теләк юкмы?   - Балалар өчен язган әсәрләрем бар. Моннан соң да бу теманы читләтеп үтмәм дип уйлыйм.

 


Мөршидә КЫЯМОВА

| 19.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670