20.10.2014 Мәдәният
27 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Смена” Заман мәдәни үзәгендә “Милли театр һәм театр буларак театр” – дигән темага җәмгыяви лекция була. Лекцияне алып баручы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Бу театраль лекториянең икенче очрашуы – Камал Театры һәм “Смена” үзәгенең уртак проекты.
|
27 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Смена” Заман мәдәни үзәгендә “Милли театр һәм театр буларак театр” – дигән темага җәмгыяви лекция була. Лекцияне алып баручы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Бу театраль лекториянең икенче очрашуы – Камал Театры һәм “Смена” үзәгенең уртак проекты.
Узган гасыр башында барлыкка килгән татар театры шул вакыттан башлап ике үлчәнештә яшәп килә: халыкның уйларын, өмет-ышанычларын чагылдыручы һәм әдәби телне, мәдәни традицияләрне саклаучы һәм, шулай ук, дөнья сәнгать культурасы контекстына нигезләнгән заман театраль организмы буларак та яши. Бу ике үсеш юнәлеше һәрвакыт бер-берсе белән диалогка керә, кайвакыт бәхәсләшә дә, тик еш кына сүз сәнгать синтезы хакында бара.
Ничек Камал театры, рухы һәм формасы белән тирәнтен милли булып калып та, милли сәнгать чикләреннән чыгучы спектакльләр тудыра ала? Нәсрә ул “милли театр”? Традицияләргә тугъры калу мөһимрәкме, әллә яңа театраль тел эзләүме? Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәв менә шушы гади булмаган сорауларга җавап бирергә тырышачак. Лекция 27 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Смена” Заман мәдәни үзәгендә, Б.Шаһиди, 7. адресы буенча үтә. Белешмә өчен: Фәрит Бикчәнтәев – татар театры режиссеры, Камал Театырының баш режиссеры. 2011 елдан башлап – Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге рәисе. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. “Алтын битлек” Бөтенроссия театраль премиясе-фестивале номинанты. Казан шәһәрендә туа. 1983 елны Казан театр училищасын тәмамлый, 1991 елда — ГИТИСның режиссура факультетын. 1989 елдан башлап — Татар Академия театры режиссеры. 2002 елның 16 маеннан — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры. 2011 елның февраленнән – ТРның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе. Фәрит Бикчәнтәев Төрки халыкларының “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале һәм ике елга бер үткәрелүче фестиваль-форумының алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе. Әлеге фестиваль һәм форумга бөтен дөньядан (Япония, АКШ, Франция, Төркия, Казахстан һ.б.). 40тан артык театр коллективлары җыела.|