Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Безгә Хэллоуин кирәкме? (Сораштыру)

$
0
0
31.10.2014 Җәмгыять
31 октябрьдә Көнбатыш илләрендә, зурлап, Хэллоуин бәйрәмен уздыралар. Ирландия һәм Шотландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан бу бәйрәм узган гасырның 90нчы елларында акрынлап Россиягә дә үтеп керә башлады. Бүген инде ул яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсенә әверелеп бара. Шулай да күпләр Хэллоуин дигән “кабак бәйрәме”н кабул итеп бетерә алмый.

Берәүләр аны Көнбатыш мәдәниятен кабатлау дип санаса, икенче берәүләр Хэллоуинны Аллаһы Тәгалә урынына шайтанга табындырган “пәри туе” буларак кабул итә. Ничек уйлыйсыз: безгә Хэллоуин кебек бәйрәмнәр кирәкме?

Рөстәм НИГЪМӘТУЛЛИН, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:   – Һәр бәйрәм нинди дә булса традицияләргә ни­гез­ләнә, йә булмаса  дәүләт тарафыннан билгеләнә. Хэл­лоу­инда исә мөселман­нар­ның да, православие дине вә­килләренең дә тра­диция­ләре сизелми. Ул дәүләт бәй­рәме дә, безнең җирлек­тә бар­лыкка килгән тарихи бәй­рәм дә түгел. Шуңа күрә бездә Хэллоуинны билгеләп узуны кирәк тапмыйм.   Рамил Муллин, Мөслим районы башлыгы:   – Мин бу бәйрәмгә каршы. Үз традицияләребез бе­лән бәйле, безгә бик якын бул­ган милли бәй­рәм­нәре­без бар. Дөнья күләмендә бил­геләп уздырылган Хэллоуин кебек бәйрәм ярдә­мендә без үзебезгә хас булмаган ниндидер яңа мә­дә­ният кер­тергә җыенабыз. Бу ниндидер җыелма, ясалма субкультуралар барлыкка ки­тер­мәсме икән дигән шик бар. Яшьләр дә үзебезнең бәй­рәмнәрдән ләззәт тапмыйча, читтән кергән­нә­ре­нә өстен­лек бирә бит.   Резеда Шәрәфиева, җыр­чы:   – Кемнеңдер юньсез бәй­­рәме булган Хэллоуин­ның бездә бәйрәм ите­лүенә каршы мин. Үзе­безнең милли бәй­рәмнәргә җитми инде. Яшь­ләр дә, җен-пәри булып киенеп, әл­лә нинди мәгънәсез чараларда кү­ңел ачып йөргәнче, күбрәк үзе­безнең бәйрәм­нәрне бил­геләп узсыннар иде.   Илнар хәзрәт Зиннә­туллин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:   – Дин, гомумән, сихерче, албасты, шайтан, җен-пә­ри­ләргә каршы. Бер яктан караганда, Хэллоуин сихерчелек белән дә шө­гыльләнү түгел, ул  чын җен-пәри­ләр­не дә җыеп ятмый. Тик әлеге тискәре затларга атап уз­дырылган бу бәйрәм, тора-ба­ра сихерче, җен-пәри­ләрнең тормышыбызда популярлашып китеп, кеше­ләрнең аларга уңай карый башлавына ки­терергә мөм­кин. Шуңа күрә дин бу бәй­рәмгә каршы. Тагын бер әйбергә игътибар ит­кәнем бар. Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай рези­денция­сен­дә ел саен балалар өчен бәй­рәм тамашалары оештырыла. Анда Кыш бабай­ның дуслары арасында шайтан да бар. Димәк, шайтан кешенең дә дусты булып чыга. Мондый чараларны оештырганда ру­хи кыйм­мәтләргә дә игътибар итсеннәр иде.   Дамир Бәдриев, “Шәһ­ри Казан” газетасы журна­листы:   – Хэллоуин – кеше аптыраганлыктан уйлап табылган әйбер ул. Җен-пә­ри­ләр­не Тукай да, Мөхәм­мәд пәй­гамбәр дә сүккән. Ул – ке­ше­не азындыру, котырту дигән сүз. Дөнья болай да тыныч тү­гел. Шуңа өстәп тагын ниндидер шаукымнар да кү­зәтелә. Хэллоуин да шу­лар­ның берсе. Шул шаукым бе­лән яшь­ләргә конфет дип нар­котигын да таратырга мөм­­киннәр. Бу бәй­рәм, га­дәт­тә, эчүгә корылган була. Аек кеше алай акылдан язган сыман юләр­ләнеп йөри алмый. Хэллоуин психиканы да боза. Ниндидер җен-пә­ридән түгел, Хо­дайдан, ата-ана сүзеннән куркырга ки­рәк. Әлеге чараны оештыручыларны штраф­ка тарта баш­ласыннар иде.   Регина ӘХМӘ­ТО­ВА, КФУ студенты:   – Миңа төрле илләрнең, халыкларның бәйрәмнәре кызык. Алар аркылы мил­ләт һәм аларның гореф-гадәт­ләре белән якыннан таны­шасың. Әйтик, Хэллоуин бәй­­рәмендә без инг­лизчә ге­нә сөйләшәбез. Чит мәдә­ният үрнәге булса да, аңа татарча эчтәлек тә кертергә мөмкин. Мәсәлән, шул ук кабакны татар егете яки Шү­рәлегә охшатып ясап була. Кызык бит!


159 | 31.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670