Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

“Әле тагын алыр идем!”

$
0
0
02.11.2014 Җәмгыять
Авыру балалар янында еш булырга туры килә. Кайчак аларны тәрбияләүче әти-әнисенә карап сокланмый мөмкин түгел. Бала тудыру йортында: “Синең балаң авыру”, – дип әйтелгән сүз бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерә. Сабыйларын калдырып чыгучылар да юк түгел.

Василий

Арчада яшәүче Гөлнур ханым Яковлева да чит кеше баласын алырмын дип бер дә уйламаган. “Элек Казанга барып эшләп йөр­дем. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психоневрологик диспансерда эшләргә туры килде. Авыру балаларны кызгансам да, артык игътибар итмәскә тырышам. Өйдә ике балам да бар бит әле. Эшкә киләм дә кайтам. Шулай итеп өч ел эшләдем, – дип искә ала ул. – Бервакыт иртәнге якта бергә эшләүче хатын килеп керде. “Анда бер гарип малайны китергәннәр. Ни сөй­ләшә белми, күзе дә күрми, ишетми дә”, – ди бу. Төшке ашны малайга мин ашаттым. Бүлмәгә килеп керсәм, каршымда мөлаем йөзле сабый утыра. Аның зәңгәр күзлә­ренә кереп чумдым. Әллә кайсы ягы белән яраттырды ул мине. Көне буе шул баланы уйлап йөр­дем. Өйгә кайткач та сүзем гел аның турында булды. Ул вакытта каенанам да, каенатам да исән иде. Йөри алмаган, бөтенләй гарип баланы өлкәннәр белән киңәш­лә­ш­мичә алып кайтып булмый бит инде. Алар каршы килмәде. 2006 ел­ның 18 маенда Василийны алып кайттык”.

Василий сөйләшә белмәсә дә, нәрсә теләгәнен аңлатып бирерлек хәлдә булган. Аны укырга, язар­га да өйрәткәннәр. Чит гаи­ләдә җылылык тапкан ул. Василийны алырга барганда Гөлнур апа үзе белән хәтта булачак киленен дә ияртә. “Бергә яшисе бит. Шуңа күрә киленемә дә күрсәтергә булдым. Аллага шө­кер, аңлашып яшәдек. Ул да баланы якын итте”, – ди Гөл­нур апа.

Василийның үз әти-әнисен дә эзләп карыйлар. “Казанда яшәгән­нәрен белдек. Без барганда әнисе өйдә юк, әтисе генә иде. “Улыгыз бездә яши. Күрәсегез килсә, шалтыратыгыз”, – дип телефон номерын калдырдык. Тик шалтырату гына булмады”,– дип искә ала олы йөрәкле ханым. Василий аларда алты ел яшәгән. Авыруы көчәеп киткәч, табиб­ларга күрсәтәләр. Малайның нибары ике ай гомере калганын әйтәләр. Тик Василий әнисе тәр­биясендә тагын 9 ай яши әле. “Никләр табиблар янына алданрак бармадым икән? Гел күр­сәтеп торасым калган. Бәлки, әле яшәр дә иде. Соңгы елларда аягына баса башлаган иде улым. 19 нчы яше киткәч, нәкъ безгә кайткан көнне – 18 майда үлеп китте. Шунысына сөенәм – безнең фамилияле булды ул. Арчага җир­ләдек. Каберенә еш барабыз. Сагынмаган бер көнебез дә юк. Авыру дип тормады, компьютерны әйбәт белә иде ул. Абыйсы ноутбук алып кайтып бирде. Бармакларын хәрәкәт­ләндереп, шун­­да эшләргә өйрәнде. Хәзер менә фотодагы сурәте генә калды”, – ди Гөлнур ханым.

Карина


Василийны тәрбиягә алып бер ел да үтми, тагын бер кыз бала алырга уйлаша Яковлевлар. “Карина исемле кызчыкны бер­ничә көн­гә өебезгә алып кайттык. Холкы тыныч түгел, көй­сезрәк. Шунда танышлар: “Ике авыру бала белән ниш­ләмәкче буласың?”– диде­ләр. Кызчыкны кире илттек. Тик озак та үтмәде, Карина тө­шемә керә башлады. Яңадан барып алдык. Кызчык үҗәт, үзсүзле, хәтта усалрак та әле. 16 яшьтә булса да, кечкенә генә гәүдәле үзе. Оныгым белән бергә уйнап үсә. Безгә килгәндә дүрт сүз белә иде. Хәзер сатып җи­бәрергә мөмкин. Теттереп татарча сөй­ләшә. Сәламәтлеге дә яхшырды. Һәрдаим табибларга күр­­сәтеп, тернәкләндерү үзә­гендә дәва­лыйбыз. Оныгым бе­лән бергә хәрефләр танырга, язарга өй­рәнде”, – ди Гөл­нур­ апа. Без кил­гән көнне Карина тернәк­ләндерү үзәгендә иде.

Әти-әнисе баш тарткан сабыйларга әни булган бу ханымга карап сокланмый мөмкин түгел. “Ирем, балаларым бик әйбәт минем. Тормышта бә­хетле хатын-кыз булдым. Кем­гәдер назымны, җылымны би­рә алганым өчен сөенеп туя алмыйм. Аеруча авыру балаларга ярату кирәк. Аларны шул яшәтә дә инде. Әле тагын бала алыр идем. Тик Василий кебеге булмас дип куркам”, – ди ул. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА

159 | 31.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>