Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

“Син кайгырма гына, күз нурым!”

$
0
0
07.11.2014 Язмыш
Моннан берничә ай элек поч­тама хат килеп төште. “Минем әнием укытучы булып эшли. Тик аның авыруы бар. Ул еш кына хастаханәләрдә ятып чыга. Бик тә аның терелүен телим. Табиблар яман чир дигән диагноз куйган. Яманның начар икәнен беләм, әмма минем яхшы күңелле әниемдә нинди начар авыру булырга тиеш соң? Аны бик тә яшәтәсем килә”, – диелгән иде анда.

Бу кызга хат язып салдым. Тик җавап хаты көткәндә, күңелсез хәбәр килеп иреште.Зөлфиянең әнисе Лилия ханым үлеп киткән икән. Зөлфия белән Интернет аша аралаштык.

– Әнием авырганын сиз­дер­мәде. Гел елмаеп кына торды. Әтине дә тәрбияләде. Мине дә матур итеп киендереп йөртте. Тик быел сентябрь аенда ул бө­тенләй хәлсезләнеп урынга егылды. Минем бу хәлләрне авыр кичер­гәнемне аңлап, соңга таба әни янына кертми башладылар. Ә мин җаен таптым. Әти чыгып киткәнне генә көтәм дә әни белән очрашам. Ул хәлсезләнеп, ябыгып китсә дә миңа карап елмая иде. Соңгы күрешкәндә аның битен­нән ике тамчы яшь тәгәрәп төш­те,– дип искә ала Зөлфия. – Ә бит әниемнең балачагы да, яшьлек еллары да рәхәттә узмаган. Аңа биш яшь тулганда әтисе башка хатынга чыгып китә. Әнием – гаиләдә иң өлкән бала, аннан соң тагын ике сеңлесе була. Ул дәү әниемнең төп ярдәмчесе була. Әзрәк үсә төшкәч, фермада эш­ләүче әнисенә булыша башлый. Тик 10 нчы сыйныфка барам дип йөргәндә, җәй көне аны үгез сөзә. Мөгезенә элеп алып ташлый. Әниемнең хәле бик авыр була. Район табиблары тизрәк Казанга җибәрә. Яшәү белән үлем арасында озак тарткалашканнан соң, әни исән кала. Иптәш­лә­рен­нән артта калып булса да, мәк­тәпне тәмамлый. Аннан соң укытучы булу теләге белән Арчага юл тота.   Тик Лилия ханымның бәхет­сезлекләре моның белән генә бетми. Арчада укып йөргәндә аны үзеннән 12 яшькә өлкәнрәк кешегә кияүгә урлыйлар. Лилия бу йорттан чыгып кача. Авылдашлары аны: “Кияүдән кайткан”,– дисәләр дә, ул кеше сүзенә карамый. Укуын дәвам итә. Яраткан Илгизенә бу хакта сөйләп бирә. Илгиз башта берни дә әйтми. Хәленә кергән кебек була. “Син мине, мин сине яратам. Арагызда берни булмагач, ник кайгырасың?”– ди ул. Тик туйлар узып, Зөлфия тугач, бу хакта еш искә төшерә торган була.   – Әз генә эчеп кайтса, әти гел тавыш чыгара иде. Мине чакырып китерә дә: “Син үзеңнең кем кызы икәнне беләсеңме? Син әниеңнең күрше авылдагы беренче иренең кызы, дип елата иде. Бер уйлаганда әнине урлаган көн белән алар кавышкан вакыт аралыгында 3 ел аерма ята. Әмма әти гел бер сүзне кабатлады. Әни боларны авыр кичерде. Әти ягыннан туганнар безгә килеп кунып, яшәп яталар иде. Әнинең ник бер туганы килсен. Әгәр дә хастаханәгә килеп, бер-ике көнгә тукталсалар – иртә­гесен тавыш чыга иде. Әмма әнием, еласа да, кешегә күр­сәтмәде. Түзә белде. Тик менә кинәттән авыруы килеп чыкты да, алты ай дигәндә әниемне алып та китте”, – дип сөйли Зөлфия. Ул миңа әнисенең соңгы хатын да җибәрде.   “Кызым, алтыным! Син минем яраткан, көтеп алган сабыем. Тормыш авыр, сикәлтәле. Кеше кайчан булса да китәргә тиеш. Мин иртәрәк китәм. Димәк, гомерем кыска булган. Болай яшәүнең мәгънәсе юк. Кеше күзенә карап ятудан да авыр нәрсә юк икән ул. Әтиең өйләнәм дисә, каршы килмә. Сине дәү әниең ташламас. Мин аңа бу хакта әйттем инде. Тик син, кызым, минем кебек булма. Үзеңне сакла! Бәхетле булырга тырыш. Сәламәтлегеңне кайгырт. Мин үлгәч тә сине яратырмын. Күкләрдән бәхет теләп торырмын. Син кайгырма гына, күз нурым!”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

161 | 07.11.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>