1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артты. Күзләрне шакмакландырырлык саннар язылган түләү квитанцияләрен август аенда кулга алачакбыз.
Тик: “Каравыл! Талыйлар!” – дип кычкырганчы, яңа квитанциядә күрсәтелгән сумманы элеккесе белән чагыштырып карарга иренмәгез. Закон буенча барлык төр коммуналь хезмәтләргә (салкын һәм кайнар суны, җылылыкны, канализацияне, электр энергиясен һәм газ белән тәэмин итүне исәпкә алып) бәяләр 15 проценттан да артырга тиеш түгел. Ягъни мәсәлән, моңа кадәр әлеге түләүләргә якынча 3 мең сум чыгарып салган булсагыз, хәзер иң күп дигәндә 450 сумга арттырып түләргә тиеш булачаксыз.
Һәр төбәк тарифларга өстәмәләрне үзенчә билгеләргә хаклы. Яңа бәяләр белән кайбер җирле хакимиятләрнең рәсми сайтларында инде бүген үк танышырга мөмкин. Уртача алганда, бәяләр 9-12 процентка артачак. Әлеге уңайдан муниципалитет башлыклары халыкны уяу булырга чакыра һәм август квитанцияләрендәге бәяләр чамадан тыш арттырылган очракта чаң сугарга киңәш итә. Бу хакта идарәче компанияләргә, шәһәр яки район хакимиятләренә, яисә шундук прокуратурага шикаять бирергә кирәк, ди алар. Тик бу очракта шуны истән чыгармау мөһим: күп фатирлы йортларда яшәүче милекчеләр өчен торак биналарны төзекләндерү һәм тәртиптә тотуга түләүләрне хакимият органнары көйләми. Аны торак милекчеләренең гомуми җыелышларында билгелиләр.
Кем әйтмешли, бәла үзе генә йөрми. Бәяләр үсү белән дә шулай. Коммуналь хезмәтләр белән башка төр товарлар да кыйммәтләнә. Чөнки теләсә кайсы җитештерү тармагы да коммуналь хезмәтләр өчен түли. Шул чыгымнар үз чиратында җитештерелгән продукция бәясенә дә өстәлә. Тик бу юлы бәяләр алай кисәк күтәрелмәячәк, дип ышандыра “Икътисадның югары мәктәбе” илкүләм тикшеренү университетының Үсеш үзәге җитәкчесе урынбасары Валерий Миронов. Кагыйдә буларак, җәй көне азык-төлек товарлары очсызлана һәм куллану кәрҗиненә зыян китерми. Валерий Миронов 1 сентябрь яңалыкларына әзер булырга киңәш итә. Чөнки нәкъ шушы чорда тарифлар тагын бер мәртәбә үсәчәк. Менә шул вакытта бәяләр кисәк күтәреләчәк тә. Белгеч әйтүенчә, җәйге яллардан һәм мәктәп кирәк-яракларына тотылган чыгымнардан соң күп гаиләләр финанс яктан бик кыен хәлдә калачак. Аның фикеренчә, тарифларның чираттагы үсүен 1 октябрьгә күчерсәләр, без аны алай ук авыр кичермәс идек.
Әлегә исә түләү срогын ярты елга кичектереп тору (элек коммуналь түләүләр 1 гыйнвардан арта иде) илдәге инфляция артуын күздән яшерде. Тик ел азагына бәяләр күтәрелү елына 6-7 процентка җитеп, югары тизлекне алачак, дип фараз итәләр Үсеш үзәгендә. “Әгәр дә ел азагында сәнәгать үсеше темпларына ярдәм итү йөзеннән Үзәк банк акча сәясәтен йомшартса һәм рубль курсы кабат түбән тәгәри башласа, инфляциянең үсүен көт тә тор”, – ди Валерий Миронов. Тик шул ук вакытта ул безгә югары азык-төлек инфляциясе янамый, дип исәпли. Чөнки быел бөртекле культуралар, бәрәңге һәм башка яшелчәләр уңышы яхшы булырга охшаган. Димәк, борчылыр урын юк. Эшне бензин җитештерүчеләр генә бозмаса, әлбәттә. Белгеч фикеренчә, алар бәяләр үсешкә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин. “Бензин җитештерүдә көндәшлек булмау аркасында ягулыкка бәяләр тотрыклы түгел”, – ди иптәш Миронов. Евро-3 акцизларының кыйммәтләнүе дә бензинны очсыз итмәячәк. Аның каравы, Россиянең ягулык берлеге башкарма директоры Григорий Сергиенко ашыгып нәтиҗә ясау ягында түгел. Автомобиль йөртүчеләрнең Евро-4 югары экологик класслы ягулыкны һаман саен күбрәк куллануын исәпкә алганда (ә аңа акцизлар очсызрак һәм алар күтәрелми), кесәгә сугардай үзгәрешләр көтелми, ди ул.
Галия ХАБИБРАХМАНОВА
№131 | 03.07.2012