Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Татар яшьләре форумы: Римма Бикмөхәммәтова "Идел"нең баш мөхәррире булырга тиеш

$
0
0
12.11.2014 Матбугат
Дөнья татар яшьләре форумы "Ватаным Татарстан" газетының яңалыклар бүлеге җитәкчесе Римма Бикмөхәммәтованы “Идел” журналының баш мөхәррире итеп куюны сорый. Бу хакта форум җитәкчесе Тәбриз Яруллин имзалаган хат "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовка юлланды.
Әлеге хатта "Идел"не яңадан куәтләндерү өчен бүгенге татар әдәбиятын гына түгел, татар яшьләренең дә кызыксынуларын тирәнтен белгән мөхәррир кирәклеге әйтелә.   "Идел" журналын яңартып, чыннан да кызыклы, эчтәлекле итеп эшләтеп җибәрердәй, аның тиражын арттырырдай мөхәррир итеп без бүгенге көндә Римма Бикмөхәммәтованы күрәбез. Римма журналист кына түгел, ә зур оештыру сәләтенә ия, менеджерлык сыйфатлары зур булган яшь кадрларыбызның берсе”, диелә әлеге хатта.   Октябрь ахырында "Идел" журналы үзгәрешләргә дучар булды. "Идел" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, урынбасар Галина Зәйнуллина һәм җаваплы сәркатип Наил Ишмөхәммәтовның эштән китүләре билгеле булды. 
---

--- | 12.11.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>