Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Гөлдания Хәйруллина "Җырлыйк әле!"нең яңа алып баручысы Газинур Фәйзуллин турында сөйләде

$
0
0
13.11.2014 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган җырчысы Гөлдания Хәйруллина үзенең сольный концертларында һава боҗрасында очып җырлап, костюмнар трансформациясе, боҗралар әйләндерү кебек номерларын күрсәтеп шаккаттырган иде. Инде тагын үзе өчен ят эш белән шөгыльләнә башлаган.

 – Күптән түгел “ТНВ” телеканалы мине “Җырлыйк әле” караоке-шоу тапшыруын алып барырга тәкъдим ясады. Элек уемда берәр тапшыру алып бару хыялы бар иде, шулай итеп көтмәгәндә тормышка ашты. Рәхмәт чакыруларына! Башта булдыра алырмын микән дип куркып та куйган идем. Беренче тапшыруны төшергәннән соң, барысы да җайлашты. Үземә дә кызык булып китте. Газинур Фәйзуллин белән бергә алып барабыз. Үз эшенең остасы ул. Шунысы кызык: инде ике тапшыру эфирга чыкты, ә үземнең карый алганым булмады (көлә). “Газинур белән бик туры килеп торасыз”, - дип фикерләрен белдерделәр тапшыруны күргән кешеләр. Шулай булгач тамашачыга ошагандыр дип уйлыйм, - диде җырчы Гөлдания Хәйруллина.

  Сүз уңаеннан, шоумен Газинур Фәйзуллин Гөлдания ханым белән моңа кадәр дә таныш булган. Ул Гөлдания ханымның кызы Лилия Хәйруллинаның туен алып барган икән. Газинур үзе дә Гөлдания ханым кебек дәрәҗәле шәхес белән эшләргә тәкъдим ясалгач, бик теләп ризалашкан. Күп нәрсәнең партнердан торуын да әйтеп узды ул.
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 02.11.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>