Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Тәмәкегә каршы закон #6788

$
0
0
17.10.2012 Җәмгыять
Ил Хөкүмәте җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю мәсьәләсен инде октябрь аенда ук тикшер­мәкче. Әлеге яңалыкны үзе­нең видеоблогында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр иткән.

“Ресторан, кафе, барларда тәмәке тартуны тыю башка илләрдәге кебек этаплап тормышка ашырылачак. Тормышка ашырылып бетү вакыты 2015 елның 1 гыйнвары”, – ди­гән Хөкүмәт башлыгы. Моннан тыш, Медведев фикеренчә, җәмәгать урыннарында тарту һәм адым саен тәмәке сатуны гына түгел, ә тәмәке рекламасын да тулысынча тыярга һәм тәмәке җитештерүчеләргә салымны сизелерлек дәрәҗәдә арттырырга кирәк. Тәмәкегә салымны арттырудан кергән табыш хисабына сәламәтлек саклау өлкәсенең бюджеты тулыланачак дип искәрткән Медве­дев.

 

Видеомөрәҗәгатендә Россия Премьер-министры статистика мәгълүматларын да ки­тергән. Бүгенгә үзләре тә­мәке тартмаганнарның 60 проценты, ә балаларның барысы да агулы тәмәке төтенен суларга мәҗбүр икән. Россия халкының өчтән бере эш урынында тәмә­ке төтене сулый икән, илнең 44 миллион халкы көндәлек никотин дозасына бәйлелек кичерә.

 

Закон кабул ителгәч, шә­һәр һәм шәһәр яны транспортында, вокзал, аэропорт, метро станцияләрендә, мәга­риф, мәдәният, спорт, социаль хезмәтләр, хакимият органнары биналарында, балалар мәйданчыкларында һәм комлыкларда тәмәке тарту за­консыз гамәл дип саналачак. 2014 елның 1 июленнән медицина хезмәтләре күрсә­телә торган урыннарда, санаторий, еракка йөрүче поезд, самолет, кунакханә, базар һәм кибетләрдә тартуны тыячаклар. Әмма әлегә аларда моның өчен махсус урыннар булдырырга рөхсәт ителә.




№205 | 17.10.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>