Россиядә миграция сәясәте кырысланырга мөмкин. Ил Президенты Владимир Путин Миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановскийга чит илдән килгән кешеләр генә түгел, Россия халкы турында онытмаска кушты. Ул дәүләт миграция сәясәтенең 2025 елга кадәрге концепциясен раслаган инде. Мәсьәләне камчы белән генә хәл итеп булырмы?
Шакир ЯҺУДИН, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе:
– Мигрантлар кирәкме? Әлбәттә, бер караганда, барысын да үз көчебез белән генә башкарып, беренче чиратта үзебезнең халыкка эш урыннарын булдыру, салымнарны да үзебездә калдыру яхшы булыр иде. Кызганыч, әмма бездә эшче көч җитми. Шуңа күрә, минемчә, чит илләрдән бары һөнәре булган кешеләрне генә җәлеп итәргә кирәк. Ә бүген безгә читтән килгәннәр арасында әллә кемнәр бар. Авырулар да, тәртипсезләре дә, бернинди һөнәре булмаганнары да килә һәм алар күпмедер дәрәҗәдә җәмгыять өчен куркыныч тудыралар. Андыйлар үзебездә дә аз түгел бит. Безгә һөнәре булган, закон кушканны үти торган кешеләр килергә тиеш. Икенчедән, мигрантларны эшкә алган затларның җаваплылыгын арттырырга кирәк. Әлбәттә, дәүләт үз вакытында бу мәсьәләне хәл итү өчен тиешле чаралар күрмәде. Миграция юнәлеше генә түгел, башка өлкәләрдә дә җитешсезлекләр җитәрлек. Әмма вәзгыятьне төзәтмичә дә булмый. Тик дәүләт административ чаралар гына күрә ала. Ә тәрбия һәм әхлак мәсьәләләре бер читтә кала. Кая анда чит илдән килүчеләр, үзебездәгеләр белән дә андый эш алып барылмый бит.
Магъруф ХАДЖИЕВ, мәшгульлек һәм иммиграция агентлыгы җитәкчесе:
– Әгәр, законнарны кырысландыру илгә мигрантларны кертмәүгә генә кайтып кала икән, бу Россия икътисады өчен коточкыч хәл булачак. Бу көннәрдә без Түбән Кама һәм Чаллыда йөрибез. Беләсезме, монда күпме эшче кирәк?! Автобуслар тик тора, чөнки руль артына утыртырга кеше юк. Ә инде законнарны үтәмәгән өчен кырысрак җәзалар күрелсә, төрле рөхсәт кәгазьләрен уңга-сулга таратучы түрәләрне җавапка тартсалар, бу очракта канундагы үзгәрешләрнең файдасы да булачак. Беләсезме, эш бирүчеләр дә, чит илдән килгән мигрантларның да закон бозасы килми. Әмма моның өчен аларга шартлар тудырырга, заман таләпләренә туры килә торган кагыйдәләр булдырырга кирәк. Анысы өчен, күрәсең, вакыт кирәктер. Әгәр мигрантлар алдакчылар кулына эләкми икән, барысы да тәртиптә булачак.
Равил ВАХИТОВ, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе:
– Законның ни дәрәҗәдә файдалы булуы аны тормышка ашыручыларга бәйле. Ә миграция мәсьәләләре барлык илләрдә дә һәрвакыт көн кадагында тора. Кешеләр һәрвакыт бер урыннан икенчесенә күчеп йөриләр бит. Бөтен кешелек тарихы шундый булган. Әмма чит илдән теләсә-кем түгел, ә һөнәре булган, биредәге тормыш шартларын кабул иткән, закон кушканны үтәгән кешеләр килергә тиеш. Ә инде барлык проблемаларда мигрантларны гаепләү белән бөтенләй килешеп булмый. Эшлисе килгән кеше эшне һәрвакыт таба ул.
Айдар МӨХӘММӘТҖАНОВ, тарих укытучысы:
– Мигрантлар – элеккеге СССРдан калган проблема ул. Элек, күбрәк акча эшләү теләге белән, безнең халык шахта булган якларга агылса, бүген БДБ илләрендә яшәүчеләр, шундый ук максат белән, Россиягә килә. Киләләр, тик аларны көтеп торучы гына юк. Әнә шуның аркасында миллионлаган кешедән торган һәм беркем тарафыннан да идарә ителмәүче куркыныч армия барлыкка килә. Күрәсең, түрәләр, законны кырысландырып, әнә шул мәсьәләне хәл итмәкчедер. Тик барысы ул законны тормышка ашыручылардан тора. Әгәр ришвәт бирү рәсми рәвештә рөхсәт кәгазе алудан күпкә җиңелрәк икән, ул закон ничек үтәлсен инде! Димәк, теге армия зурая гына барачак. Ә аннары нәрсә булыр?
№118-120 | 16.06.2012