Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Вьетнам базары яңадан ачылды

$
0
0
30.11.2014 Җәмгыять
Казандагы Вьетнам базары (“Витарус” ҖЧҖ) үзенең эшен дәвам итә, дип белдерде Совет районы хакимияте матбугат хезмәте. “Витариус” базары эшмәкәрләр һәм сатып алучылар өчен барлык шартлар булдырылган яңа өч катлы бинада урнашкан. Элек бу бина күп функцияле склад булып торган, соңрак сәүдә мәйданчыклары өчен махсус җиһазландырылган.
Мәгълүм булганча, “Витариус” ҖЧҖ базарында 13 октябрь көнне булган янгын нәтиҗәсендә, 1190 сәүдә урынының 960ы янып, йөзләгән Казан эшмәкәре товарларыннан һәм эш урыннарыннан колак какты.   Казан мэры Илсур Метшин янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итүне оештыру мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итәргә, аларга яңа эш урыннары әзерләргә кушкан иде.
---

--- | 29.11.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670