Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Сәфәровлар гаиләсе: “Баланы аванс белән мактарга кирәк” (ФОТО)

$
0
0
04.12.2014 Җәмгыять
Бу гаиләдән энергия ташып тора. Сәфәровларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә, алардагы дәрт-дәрманга, оптимизмга, әңгәмәдәшне үзенә каратып тота белү сәләтенә сокланасың. Миңназыйм абый – “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире һәм яшь журналистларның остазы, Резидә апа – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, кызлары Гөлназ – “Татар радиосы” ди-джее һәм танылган алып баручы, Айсылу – беренче чиратта ир хатыны...

Кызлары гына түгел, кияүләре Ленар белән Нияз, оныклары Айдан турында сүз чыккач та, гаилә башлыгының йөзендә елмаю балкый, үз алдына “Аллаһка шөкер” дип куя.

“Балаларны күбрәк әниләре тәрбияләде”    “Резидә укытучы булгач, балалар үстерү эше күбрәк аңа эләкте, – дип сүз башлый Миңназыйм Сәфәров. – “Татарстан яшьләре”ндә эшләгәндә командировкадан кайтып керми идек, материалны редакциядә генә утырып язарга гадәтләнелмәгән. Интернет, кесә телефоннары юк чак. Балаларны тәрбияләүдә актив катнаша алмавым күңелдә бер үкенеч булып калган, күрәсең. Хәзер оныгым Айдан белән вакытны күбрәк үткәрәсе килә, бер көн күрмичә торсам да, сөйләшү рәвешләренә кадәр үзгәргән сыман, нидер өйрәнеп өлгерә. Гомумән, баланы тәрбиялим дигән сүз дөрес түгелдер, ул яшәү рәвешенә әйләнә. Гаиләдә буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләр өзелмәсә, бу эш үзеннән-үзе бара, Америка ачасы түгел, тәрбия турында китап та укыйсы юк”.   “Гаиләдә иң мөһиме – ихласлыкны саныйм, – дип иренең сүзен дәвам итә Резидә апа. – Айсылуны кечкенә чагында биюгә йөртүем истә калган. Урамнан җитәкләшеп барабыз, җитәкләшеп кайтабыз. Шул арада бөтен нәрсәне сөйләшергә, серләшергә өлгерәбез. Бала белән ачылып аралашу кирәк”.    “Әйткән белән әйтмәгән бер түгел”   “Гөлназ мәктәптән кайткач, берәр укытучыдан канәгатьсезлек белдерсә: “Аның берәр проблемасы булгандыр, кәефсез чагыдыр. Бу хәлгә фәлсәфирәк кара”, – дип, әнисе белән укытучы ягына баса идек. Шулай кирәк тә. Ата-ана мәктәп белән бер фикердә булырга тиеш, – ди гаилә башлыгы һәм янә бер хатирәсе белән уртаклаша. – Гөлназның үсмер чагы, Яңа елны сыйныфташлары белән каршыларга сүз куешканнар, паркта очрашабыз, ди. “Бармыйсың!” – дип кырт киссәк, баланың кәефе кырылыр, сулкылдап утырыр, җибәрмәвебез күңелендә калыр, дибез. Кесәдә йөргән ачкыч тишеп чыккан кебек, үпкә дә җанны эчтән ашый бит. Инде нишләргә, ничек фикереннән кире кайтарырга? “Ярар, бар, рөхсәт итәбез”, – дидек. Әнисе матур итеп киендерде-ясандырды, кызыбыз чыгып китте. Ләкин без дә югалып калмадык – әнисе белән киендек тә, сиздерми генә аның артыннан атладык. Күңеле белән нидер сизепме, Гөлназ артына әйләнеп-әйләнеп карый, әмма безне күрми. Паркка 3-4 сыйныфташы гына килгән, калганнарын әти-әнисе җибәрмәгән, күрәсең. Балалар нишләргә белмичә аптырап басып торганда, яннарына бардык та: “Әйдәгез, Яңа елны бездә каршылыйбыз!” – дидек. Гаҗәпләнделәр. Бергәләшеп безгә киттек, сөйләшеп утырдык, тортлар белән чәй эчердек – и күңелләре булды инде! Күңел кушканча эшләдек. Шунда “минемчә эшлә” дип өстәлгә йодрык белән суксам, анысы кирелек булыр иде. Кызларыбыз аралашкан дусларын бездән бервакытта да яшермәделәр, йөри торган егетләре белән дә таныштыра иделәр. Берәрсенең очрашуга җыенганын күрсәм: “Кем белән чыгып китәсең, ул кеше керсен монда, күренсен”, – дип егетен өйгә чакыра идем. Кыз баланың әти-әнисе белән исәнләшеп чыгып китсә, егет кешедә җаваплылык хисе арта, безнең дә күңел тынычланып кала. Аннары йөргән егете хакында фикереңне ипләп, “минемчә шулай” дип кенә җиткерергә мөмкин. Балага әйткән белән әйтмәгән бер түгел. Башта мин фикеремне белдерәм, әнисе куәтләп куя, соңыннан Арчадагы әбисе дә шалтыратып шуны ук сөйли, ди. Әлбәттә, тәрбия эшендә эзсез югалмый бу”.     “Син иң яхшысы!”   “Баланың башына гел сугып торырга ярамый. Яһүдләрдәгечә, “молодец” дип сүз башларга, аванс белән мактарга, үсендерергә кирәк. Ләкин чиген дә онытмаска, шул ук вакытта кимчелеген дә әйтеп җибәрергә. Бик диндар, Коръәнне яттан белүче бабам үземә нәкъ шундый тәрбия бирде, – ди әти кеше. – Татар кешесе баласын үзеннән зуррак кеше итеп күрергә тели, җилкәсенә бастыра. Балаларыма белгәнемне өйрәтергә тырыштым, ләкин минем һөнәрне алыгыз, димәдем. Гөлназны әнисенең дә табибә яки артист итәсе килгән иде. Әмма 6нчы сыйныфта яза ук башлады, укып бетергәндә нинди һөнәр сайлаячагы билгеле иде инде. Бервакытта да: “Бүген сезнең янга кызым килә, тыңлап карагыз әле”, – дип аңа эш эзләгәнем, юл ачканым булмады. Гөлназның холкы да андый түгел. Бу дөньяга һәр кеше үз миссиясе белән туа, диюләре дөрестер. Безгә Аллаһ Тәгалә каләм биргән – шул миссияне үтибез. Айсылу күбрәк гаилә өчен яратылган, Гөлназ өчен беренче чиратта – эш”.       “Үскәндә әни мине бертуктаусыз түгәрәкләргә йөртте, һәрвакыт: “Син иң яхшысы!” – дип тукып торды, юк-барга ачуланмадылар, – дип әңгәмәгә кушыла Гөлназ. – Айпад белән уйнату, фаст-фуд ашарга рөхсәт итү ише замана өстәмәләрен кертеп, үземнең баламны нәкъ әти-әнием үрнәгендә үстерәсе иде. Берничә ел элек шундый хәл булды: интернетта минем хакта әллә ниләр язып бетергәннәр, шуңа гарьләнеп, өйгә елап кайтып кердем. Миңа үзгәрергә кирәк, дим өйдәгеләргә. Шунда әти болай диде: “Таныласың да килә, бер кыек сүз дә ишетмә, имеш. Алай булмый, кызым. Сәхнәгә атлап чыкканда ук сине яратмаучылар да бар икәнен белеп тор. “Дошманнарым ярдәм итмәсә, мондый уңышка ирешмәс идем”, – дигән бер акыллы кеше. Үзгәрмә. Тәнкыйть сиңа үз-үзеңне контрольдә тоту өчен кирәк”.   “Кызым, татарча алай димиләр...”   “Кызыгызны сәхнәдә күргәч, горурлык хисе уянамы?” – дип Миңназыйм абыйга сорау юллыйбыз. “Чаллыга баргач, берәүнең: “Карале, бу Гөлназ Сәфәрованың әтисе бит”, – диюен ишеткәч, кызык булып киткән иде. Ул эшли торган даирә халык арасында популяррак, аны күбрәк беләләр. Горурланудан бигрәк, җаваплылык хисе күбрәктер. Беренче тапкыр “Татар җыры”н караганда ничек борчылып утыруым әле дә истә: сәхнәгә дөрес чыгалармы, бер-берсенә юл бирәләрме, ничек сөйлиләр... Кайвакыт тапшыруларын тыңлыйм да: “Кызым, бүген менә шундый хата җибәрдең, татарда болай әйтмиләр, андый сүзтезмә юк”, – дип шалтыратып әйтәм. Хатасын төзәтә. Журналистиканың хикмәте шунда: кеше ике тапкыр бер үк әйберне ишетсә, өченче мәртәбә аны норма итеп кабул итә. Безнең халык ташка басылганга ышана”.   “Резидә апа, сәхнә кешесе үстерүнең бер-бер сере юкмы? Кызларыгызда ничек зәвык тәрбияләдегез?” “Икесен дә курчак кебек киендерә идем, – ди әни кеше. – Балалар үскәндә Казандагы иң кыйммәтле кибет – “Универмаг” иде. Алар бала гына бит, дип беркайчан да арзанлы базардан чүпрәк-чапрак җыймадым, һәрвакыт иң яхшысын алырга тырыштым. Театрга барасыбыз, кеше арасында йөрисебез бар бит. Тора-бара кызларга да шул гадәт йокты, шулай булырга тиеш, дип күреп үстеләр”.    Әтиләре токмачка кадәр кисә   Кызларының матур күлмәк киеп үсүендә Миңназыйм абыйның да өлеше зур. Баксаң, ул аларга күлмәккә кадәр чигеп биргән икән! “Гөлназга яшь ярым, кибеттә әйбер юк вакыт. Ап-ак күлмәк сатып алдык та шуңа матур итеп алма чиктем. Ул киеме әле дә саклана, беркөнне: “Менә әниеңнең күлмәге”, – дип Айданга күрсәттем. “Әни шундый кечкенә булганмы?!” – дип исе китте өч яшьлек оныгыбызның. Без беркайчан да эшне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлмәдек. Монысы әни тәрбиясеннән киләдер, кечкенә чагымда: “Ашның ите пешә, токмачын кисәрсең”, – дип эшкә чыгып китә иде ул. Тулай торакта яшәгәндә идән юганым да булды, тегә дә беләм. Пылау пешерергә тотынуымны белсәләр, кызлар белән кияүләр дә кунакка килеп җитә, барыбыз да бер табын артына җыелабыз. Эшнең ояты юк”, – ди гаилә башлыгы.      “Миңназыйм абый “яратам” дип еш әйтәме, тәмле теллеме?” – дип Резидә ападан төпченәбез. “Назыйм бит ул мишә-ә-әр, – дип елмая ул. – Гел “яратам” дип кенә тормый. Үзсүзлелеге дә бар, аңа юл табарга, тормышта артист та була белергә кирәк. Ләкин аның белән гомер буе таш дивар артындагы кебек яшәдем, балалар өчен дә шулай булды. Ирем беркайчан акчага тилмертмәде, мин мәктәптән китәргә теләк белдергәч тә: “Эшләмә, ни телисең, шуны алып кайтып бирәм”, – диде. Шул яхшы сүзләре бер дә онытылмый. Тәртипле, иманлы, акыллы кеше икәнен беренче очрашуыбызда ук аңладым. Институтта эшләп йөргән чак, миңа 26 яшь. Шунда хезмәттәшем Әлфинур Гыймадиева: “Сине менә дигән егет белән таныштырам, Чуашстанның Батыр районыннан”, – дип “Казан” ресторанына алып китте. Буем озын, шуңа күрә иң мөһиме – миннән кыска булмасын, дип биек үкчәле туфли киеп бардым. Миңназыймны күргәч, “аһ” иттем инде”.   “Өйләнештек, ә бергә торырга бүлмә юк, – дип сүзен дәвам итә Резидә Сәфәрова. – Эштән соң Назыйм минем янга тулай торакка килә, сөйләшеп утырабыз да ул үзенең тулай торагына кайтып китә. Өч айлап шулай аерым яшәдек. Ләкин шул чактагы романтика гомерлеккә хәтергә уелып калды. Хәзер дә дәвам итә ул...”   “Безне яратканга кайгы бирә”   “Авылда туып үскән кешенең кендеге шунда берегәдер, – ди Миңназыйм абый. – Шәһәрдәге ыгы-зыгыдан туеп, чып-чын авыл рухына сусау безне дә шунда кайтарды – Биектау районы Бикнарат авылында үз йортыбыз белән торабыз. Томалап керә торган мунча салдык, анда чабынып чыккач бөтен стресстан котыласың, атна буе җир җимертеп эшләрлек энергия пәйда була. Шәһәрдә роботлашабыз, ә авыл балачакка кире кайтаргандай була.    Әтинең ат яратуы, ялларын тигезләп кисүе, сугым вакытында күзләрен яшереп чыгып китүе хәтергә сеңеп калган. Бу дөньядан иртә китте – 5нче сыйныфта гына укый идем. Шунда әнинең сыер сауганда: “И Ходаем, биргәнеңә шөкер”, – дип Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтләр укыганын ишетеп алдым. Әни акылга җиңеләйгән икән, дип кычкырып елап җибәрдем. “Улым, Ходай бу кайгыны безне яратканга бирә, безне сыный ул”, – дип тынычландырды ул мине. Аннары 18 яшьлек апам үлде... Күрәсең, әнинең олы кайгыларны позитивлык белән җиңүе булган бу. Озак хәсрәтләнү, кычкырып елау диндә дә тыелган бит. Бәхеткә, әниебез бүген дә исән-сау, 88 яшендә. Һәрвакыт аның белән киңәш-табыш итәргә тырышабыз, безгә кирәклеген тоеп яшәсен, дибез. Шул очракта кешенең якты дөньяда яшәргә көче дә була, дәрте дә сүнми”.     1     2     3     4     5     6     7     8     9     10
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

12 |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>