Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Рекламага ышанасызмы? #6810

$
0
0
20.10.2012 Җәмгыять
Халыкның 61 проценты рекламага ышанмый. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Сүз уңаеннан, рекламаның дөреслеге хакында әле күптән түгел генә шаулап алдылар. Россиянең Югары Арбитраж Суды дөреслеккә туры килмәгән реклама бирүне тыйды. Әлеге карар киләчәктә реклама сыйфатын үзгәртерме-юкмы, ә бүген халыкның күпчелек өлеше реклама башлангач, йә бүтән телеканалны карый башлый, йә үз эшләре белән шөгыльләнә икән. Ә сез рекламага ышанасызмы?

Лариса КАЗАНЦЕВА, Татарстан Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең социология бүлеге җитәкчесе:

– Рекламаны карыйм, дөресрәге, карарга мәҗбүрмен. Аннан бүтән каналны кү­череп кенә дә котылып булмый – биш минут саен күрсә­теп торалар. Дөрес, реклама­ның да төрлесе була. Әйтик, “менә бу даруны ашасагыз, шундук ябыгырсыз” дию­ләренә ышанмыйм, билгеле. Шул ук вакытта реклама ниндидер чаралар, күргәзмә­ләргә багышланган булырга мөмкин. Менә ул вакытта инде игътибар белән тыңлап, мәгълүматны язып та барам. Миңа калса, рекламаның ышан­дыру көче аның сыйфатына да бәйле. Әйтик, товар җитештерүче яхшы реклама төшерә алмый икән, аның товарлары да ышаныч уятмаячак. Кечкенә фильм сыман ясалганнары игътибарны җәлеп итә.

Резеда МӘҖИТОВА, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белгече:

– Рекламага ышанмыйм. Ләкин бу аның сыйфатына, бирелешенә бәйле түгелдер, бу минем һөнәри “чир”гә әверелде. Идарәгә килгәнче, мин шактый вакыт реклама агентлыгында эшләдем, аның ничек ясалуын беләм. Шуңа телевизордагы матур рәсемнәргә ышанмаска тырышам. Әйтик, анда берәр техника тәкъдим итәләр ди. Мин шунда ук кибеткә йөгермәячәкмен – товарны танышларның фикерен, белгечләрнең сүзен тыңлагач кына алам. Мөмкинлек булганда исә рекламаны, гомумән, карамыйм – телевизорны бүтән каналга күчерәм.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы:

– Төрлечә була. 70 процентына ышанмыйм. Ышанганнары да – моңа кадәр кулланып караган товар, ягъни бу очракта да ышануымда реклама түгел, товарның сыйфаты роль уйный булып чыга. Реклама бит ул шундый нәрсә – акча түләсәң, әллә нәрсәләр күрсәтәчәк. Булмаган нәрсәне бар дип тәкъдим итәргә мөмкин, ялганлау очраклары да шактый. Үземә рекламада тө­шәргә тәкъдим итсәләр, башта ныклап уйлар идем. Шунысын төгәл әйтә алам: теләсә нинди акча түләсәләр дә, агу һәм башка шундый нәрсәләр рекламасында төшмәячәкмен.

Алинә МӨХӘММӘТГАЛИЕ­ВА, реклама агентлыгы белгече:

– Мин рекламаны карыйм. Ләкин ышану-ышанмау күзлегеннән түгел, эшчәнлегем шу­ңа бәйле булганга. Чагыштырам, отышлы алымнарны эзлим. Сораштыруның мондый нәтиҗәләр күрсәтүе сәер тү­гел. Бердән, Россиядәге реклама сыйфатына күп очракта “өчле” генә куеп була. Икенчедән, реклама гадәттә фильм, тапшыруның иң кызык урынында күрсәтелә, та­машачының тынычлыгын боза. Шуңа реклама кыска һәм кызыклы булырга тиеш. Телевизор каршында утыручыны роликның беренче секундыннан ук җәлеп итәргә ки­рәк: матур көй буламы ул, баламы. Халыкның рекламага карашын үзгәртү өчен, беренче чиратта, сыйфатлы язмалар төшерү зарур – анда сүзләр мөмкин кадәр азрак кулланылса яхшырак. 




№208 | 20.10.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>