Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Җитәкчебез белән тотрыклы без

$
0
0
24.12.2014 Җәмгыять
Хуҗалыгыбыз дилбегәсе синдә булса, Ышанабыз, озын булыр юлы, Чөнки син бит Сафаҗайның Горурланып сөйләрлек бер улы.

Үзгәртеп кору җилләре авылларның тотрыгы булган күп колхозларны җимереп ташласа, безнең Пильна районы Сафаҗайдагы күмәк хуҗалык уңган җитәкчебез Шамил Әнәс улы Нуриманов аркасында сәясәтнең кырыс бураннарына бирешмәде, үзе төсле аяк өстендә нык басып калды. Аллага шөкер, хәзер Киров исемендәге СПК буларак эшчәнлегебезне җәелдерсәк тә, хуҗалыгыбыз авыл халкы өчен бер нык терәк булып тора, чөнки җир пайларының күп өлеше безнең карамакта һәм аларның хуҗалары белән вакытында санашабыз, печәнен дә, игенен дә бирәбез.

Безнең җитәкчебездә оештыру сәләте бик югары, шуңа күрә хуҗалыгыбыз районда гына түгел, өлкәдә дә беренчеләрдән булып кыска вакыт эчендә сыйфатлы рәвештә кыр эшләре кампанияләрен тәмамлый.    Сөт табышсыз дип кайберләре терлекчелектән баш тартса, Шамил Әнәсович бу тармакны да кирәкле күләмдә саклап калды. Алай гына да түгел, беренчеләрдән булып өлкә программасы кысаларында сыер каралтыларын үзгәртеп корды. Хәзер токымлы терлек үрчетүгә кереште.   Җитәкчебез авыл хуҗалыгы продукциясе базарында да киләчәккә караган дөрес сәясәт алып бара: зур сорау булган культуралар үстерәбез һәм аны табыш белән сатабыз. Заманына карата техник паркыбыз яңартылып тора, хезмәт хакы бер дә тоткарланмый. Кирәк вакытта Шамил Әнәсович матди ярдәм дә күрсәтә, транспорт белән гел булышып тора. Аңа кем генә ярдәм сорап килсә дә, ул берәүне дә бушлай кайтармый, һаман булышырга тырыша.   Кыскасы, үз эшенең солтаны ул. Ник дисәгез, Шамил Әнәсович 30 ел авыл хуҗалыгында кайный. Горький авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлап, 1983 елда туган авылы колхозында рәис урынбасары булып хезмәт юлын башлый һәм киләсе 2015 елда аның рәислегенә дә 20 ел тула инде. Ә бүген үзенә 55 яшь.   Хөрмәтле җитәкчебез, Нижгар татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган шәхесебез, РНКАТНО Советы әгъзасы, авылыбызны саклап калуга зур өлеш керткәне өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алган (фотода), ә динебезне үстерүгә булышлык күрсәткәне өчен Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин тарафыннан “Рухи бердәмлек” медале белән бүләкләнгән Шамил Әнәс улы Нуримановны ихлас күңелебездән ике бишле туган көне белән котлыйбыз! Аңа һәм якыннарына саулык-сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, тормыш иминлеге телибез. Тагын дистә еллар Ходай Сезгә безнең белән уңышлы җитәкчелек итәргә язсын. Сез бит, Шамил Әнәсович, безнең тотрыгыбыз да, горурлыгыбыз да.
Киров исемендәге СПК коллективы. Сафаҗай.    


|

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>