Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

“Әни таеп егылып, берендә туганмын” (1 гыйнварда туучылар турында язма)

25.12.2014 Бәйрәм
Яңа ел — барыбыз да көтеп алган бәйрәм. Могҗизалы төнгә кадәр санаулы көннәр калды. Кайберәүләр өчен бу икеләтә бәйрәм, чөнки сәгать телләре төнге уникене сугуга — 1 гыйнварда алар үзләренең гомер бәйрәмен билгели.

 

 


 

 

 

 

“Елга ике тапкыр туган көн бәйрәм итәм”

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Камал театры артисты Әсхәт ХИСМӘТ:
— 28 декабрьдә гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салганмын. “Сине өйалды астында таптым”, — дип әйтә иде әни. Дөрестерме, белмим. Хәзер үзе мәрхүмә инде. Әтигә 90 яшь тулды. Ул туган көнемне 1 гыйнварга яздырган. Аны төрлечә билгелим. Гадәттә, ике датада да котлаулар кабул итәм. Бу көнне хатыным Рәшидә каз, бәлеш пешерә. Үзе тозлаган помидорны табынга чыгарып куя. Аның янына “каты” сыйсыз да булмый. Ә 1 гыйнварга аяк басканда башта Яңа елны бәйрәм итәбез, аннан минем гомер бәйрәмемә күчәбез.   31 декабрьдә сәгать телләре уникене сугуга бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз да, дүрт балам кочаклап алып: “Әти, туган көнең белән”, — дип әйтә. Матур-матур күлмәкләр, мунчадан чыккач кияргә халат, кесә телефоны кебек бүләкләр бирәләр. Туган көн бераз моңсу бәйрәм. Картаям дисең. Быел 63 яшь тула. Шулай да, туу вакытын 1 гыйнварга яздыргач, бер елга яшьрәкмен кебек.    “Мин тууга әти сугышка киткән”
Image may be NSFW.
Clik here to view.
Язучы Айдар ХӘЛИМ:
— Мин 1942 елның 1 гыйнварында Башкортостанның Миякә районы Кәркәле Тамак авылында төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Җиһанга аваз салуымның икенче көнендә үк әтием фронтка киткән. Ике айлык вакытта әни мине юрганга төреп, чанага салган да әти янына алып барган. Оренбург өлкәсендә чагында әти мине күреп кала. Шуннан бүтән очрашмадык. Миңа 3 яшь вакытта 1945 елның 15 гыйнварында әти Чехословакиядә вафат була һәм шунда җирләнә. Ятим булып кимсенеп үскәнгәме, туган көнне бәйрәм итү гадәткә кермәде.    1 гыйнварда матур итеп кар яумаган елны хәтерләмим. Йә иртән, йә кич тирә-юньне акка төреп кар явып үтә. Яңа ел узуга туу бик үк отышлы түгел дип саныйм, чөнки бу чорда бар игътибар елны озатуга бирелә.    Язучы булып танылгач, дуслар теләктәшлеге белән 40, 50, 60, 70 яшьлек юбилейларны сәхнәдә билгеләп үтәргә туры килде анысы. “Башка кешегә бик йөрмәсәм дә, сиңа киләм”, — дип, җырчы Илһам Шакиров мине тәбрик итәргә килде. Яраткан җырым “Уел”ны башкарды.    Бүләкләргә килгәндә, алар күп инде. Иң истә калганы өч ел элек 70 яшьлек юбилеема авылдашларымның ат һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирүе. Күптән түгел Чаллы мунчасы җитәкчесе (Айдар Хәлим Чаллыда гомер итә — ред.), көн саен мунчага йөр, дип бушка чикләүсез абонемент тапшырды. Менә монысы да күңелле нәрсә. Мунча керергә бик яратам.    Быел, Алла боерса, туган көнне гаилә белән билгелибез. Ул көн хатыным, өч кызым (берсе Казаннан, берсе Уфадан килә) янәшәсендә матур очрашу булыр дип өметләнәм.   “Әни таеп егылып, берендә туганмын”
Image may be NSFW.
Clik here to view.
“Зө-Ләй-Лә” төркеме җырчысы Ләйсән ЗАКИРОВА:
— Мин бераз соңрак туарга тиеш булганмын, әмма әни таеп егылган да 1 гыйнварда ук бала тапкан. Гомер бәйрәмем Яңа ел белән бер тирәгә туры килгәч, бераз уңайсыз, әлбәттә. Ләкин Аллаһы Тәгалә шулай хәл иткән икән, аңа рәхмәтле булырга кирәк дип саныйм.    1 гыйнварда иртә таңнан котлаулар башлана. Студент елларында туган көнемне алданрак бәйрәм итә идек. Хәзер төрлечә, гаилә белән дә, дуслар белән дә билгелим. Бервакыт “Зө-Ләй-Лә” төркеме кызлары белән сәхнәдә җырлап торганда миңа гашыйк егет яныма килде дә күтәреп сәхнә артына алып кереп китте һәм шампан шәрабы белән сыйлады. Ә узган елгы гомер бәйрәмем тагын да кызыклырак булды. 1 гыйнвар кичендә тыныч кына өйдә утыра идем, ике кыз туганым кайтып керде дә шарф белән күземне бәйләп, урамга алып чыкты. Күземне ачсам, каршымда ак лимузин. Бөтен дуслар җыелган. Шуннан барыбыз бергә аңа утырып, шәһәр буйлап чыршылар карарга киттек. Җырлап-биеп күңел ачтык. Бу иң ошаган сюрпризларның берсе иде.   “Бу көнне бераз күңелсез, картаям бит”
Image may be NSFW.
Clik here to view.
Язучы Рафис КОРБАН:
— Мин 31 декабрьдә туганмын, 1 гыйнварга язганнар. Әни Биектау районы (элекке Дөбъяз районы) Урыс Алаты авылында урнашкан хастаханәгә бала табарга баргач, табиблар булмаган. Күрәсең, Яңа елны бәйрәм итәргә кайтып киткәннәр. Шуннан җыештыручы бала таптырырга мәҗбүр булган. Икенче көнне сау-сәламәт малай туганын күргәч табиблар: “О-о, малай туган”, — дип сөенгән. Мин башта тып-тыныч булганмын. 5 көннән соң гына туктаусыз елаганмын. Шуннан палатада яткан бер хатын: “Мә, кадап үтер бу елак балаңны”, — дип әнигә инә сузган. Әни аны сүккән һәм мине бик кадерләп үстергән, чөнки мин гаиләдә беренче бала.    Быел миңа 58 яшь тула. Балачакта туган көн уздыру дигән нәрсәне белмәдем. Казанга килгәч кенә билгеләү башланды. Әмма зурлап түгел, Яңа ел каршылаганда, Рафис өчен дә күтәреп куйыйк, дип әйтә дуслар. Бу көнне бераз күңелсезләнәм, чөнки картая барганны аңлыйм.    “Быел 77 яшь тула”
Image may be NSFW.
Clik here to view.
Камал театры артисты Ринат ТАҖЕТДИНОВ:
— Туган көнем — 1 гыйнвар. Әмма бу көнне бәйрәм итү җайсызрак, чөнки бөтен кеше Яңа ел каршылагач ял итә. Шуңа күрә аны үткәреп тә булмый. Гадәттә, иң якыннар гына җыелып, ел саен 1 гыйнвар кичендә тәмләп чәй эчәбез, сөйләшеп утырабыз.    Яшь чакта туган көн үткәрү дигән нәрсәне белмәдем. Ә менә юбилейларны зурлап билгеләдем. Быел, Алла боерса, 77 яшь тула.       “Гыйнвар — безнең ай”
Image may be NSFW.
Clik here to view.
Композитор Фәрит ХАТЫЙПОВ:
— Әни, 7 гыйнварда тудың, дип әйтә иде. Паспортта 1 гыйнвар дип язылган. Барыбер Кәҗәмөгез бит инде. Түгәрәк даталарга гына игътибарлымын. Иҗат кешесе булгач, аны билгеләми мөмкин түгел. 45, 50, 60, 65 не зурлап сәхнәдә үткәрдем. Ә калганнары Яңа ел белән бергә үтә дә китә. Рәхәт бит. Быел 67 яшьне дә өйдә, тыйнак кына уздырам.    Гыйнвар — безнең ай. Гаиләмдәгеләр барысы да бу айда дөньяга килгән. Хатыным Рабига 27 се, улыбыз Илнур 23 е. 1 гыйнварда тууның лаеклы ялга чыкканда яхшы ягы бар. Ел башлана, ә син эшкә бармыйсың.  
Эльмира СӘЛАХОВА

| 25.12.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>