Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Рамил Курамшин: Камил белән Марат "Татар моңы"нда сынатмады

$
0
0
02.01.2015 Мәдәният
Хөрмәтле якташларым! Барчагызны да ихлас күңелемнән 2015 ел белән котлыйм! Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм рухи, матди тормышта яшәвегезне теләп калам. Билгеле булганча, узып баручы ел “Мәдәният елы” итеп игълан ителгән иде. Шәхсән минем өчен ул шактый уңышлы ел булды.
Чөнки күренекле сәнгатькәрләребезгә багышланган истәлекләр китабы, “Балачак бәйрәмнәре” дип аталган балалар өчен җырлар җыентыгы һәм дүрт дистәгә якын татар халык көйләрен баянда уйнап компакт-диск чыгарып милли мәдәниятебезгә үз өлешемне кертә алдым. Ә ел азагында безнең нижгар татарлары өчен игътибарга лаеклы бер вакыйга да булды.   2009 елдан бирле Казанда ел саен “Татар моңы” дип аталган җырчылар һәм халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы уздырыла. Анда Татарстаннан гына түгел, ә элекке СССР киңлекләрендә яшәүче татар егетләре һәм кызлары да катнаша (16 яшьтән 35 яшькә кадәр). Мин шушы конкурста жюри әгъзасы буларак катнашам. Һәр елны: “Берәр якташым да бу конкурста катнашмас микән?” - дип көтә идем. Ә булмагач: “Татар халкына Рәшит Ваһапов кебек мәшһүр моң иясен биргән төбәктә җырлаучылар бетеп килә микән?” - дип уйлап куя идем.   Һәм менә быел ике якташ егет катнашуын белгәч, “ниһаять!” дип җиңел сулап куйдым. Шулаен шулай да, тик күңелгә “ничек җырларлар бит әле?” дигән шик-шөбһә дә керде... “Беренче коймак төерле була” дисәләр дә, Аллага шөкер, якташларым өчен кызарырга туры килмәде.   Инде егетләр белән танышыйк. Аның беренчесе Марат Яруллин. Ул Актук авылыннан, ягъни, Рәшит Ваһаповның авылдашы Марат конкурсның “беренче премия лауреаты” исеменә лаек булды. Ә икенчесе Камил Фәхретдинов. Монысы, минем гаҗәпләнүемә, авылдашым (К.-Пожар) булып чыкты. Камил конкурсның дипломанты булды. Йөзләгән җырчы катнашкан бу мәртәбәле конкурста “дипломант” исемен алу да мактауга лаек.     Марат Яруллин     Камил Фәхретдинов   Марат һәм Камилны без шушы уңышлары белән котлап, киләчәктә дә җырлап яшәүләрен һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калыйк.   Ә язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: бу егетләрнең җиңел аягы белән киләсе елларда да безнең як егетләре һәм кызлары “Татар моңы” конкурсында актив катнашсыннар иде.   Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты.
Казан.   Редакциядән.   Марат турында без “Яшьлек”тә күп тапкыр язып чыкканыбыз бар инде. Ул бик талантлы шәхес, нәни чактан бирле сәхнәдә, күп төрле, югары дәрәҗәле конкурс-фестивальләр дипломанты һәм лауреаты. Бу казанышы да, һичшиксез, югары бәягә лаек. Афәрин, Марат, бөек авылдашың Рәшит Ваһапов Актукны бөтен дөньяга танытты, ә син ул данны дәвам итәсең. Без синең дә бөек артист булуыңа ышанабыз, яңа елда тагы да зуррак уңышларга ирешүеңә өмет белән карыйбыз.   Камилны да чын күңелдән котлыйбыз, аның яулыйсы үрләре алда әле. Менә шулай, Нижгар якларыннан чыккан мишәр егетләре кайда да сынатмый.  
---

--- | 02.01.2015

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>