Лаеклы ялга чыкканчы байтак еллар эшләгән коллективымда бик күп дусларым, фикердәшләрем калды. “Ватаным Татарстан” белән иҗади дуслыкны бүген дә өзмим. Шуңа күрәдер, газета коллективына һәм аның күп санлы укучыларына үзем өчен сөенечле хәбәрне беренче булып җиткерәм: ниһаять, “Ахырзаман килерме?”, “Кыямәт көне кайчан булыр?” дигән фәлсәфи трактатны очлап чыктым, тәмамладым. Монысы әсәрнең икенче кисәге. Беренчесе – “Аларның серле җемелдәве мине шиккә төшерә” дигән баш астында “Ватаным Татарстан”да берничә ел элек басылган иде.
Әсәр бик авыр язылды. Җир шары, Кешелек, Галәмне “Венера”лар, “Вега”лар, “Пионер”лар, “Фобос”лар, “Джотто”лар һәм башка күп исемдәге космик роботлар, кораблар, зондлар һәм аппаратлар елдан-ел кыюрак штурмлый, Җиһанның әллә кайдагы почмакларына барып чыга, шул тарафлардагы күк җисемнәренә зондлар төшереп, һава-атмосфера температурасын ачыклый, җил-давыл агышын билгели, җир-туфракны анализга ала.
Астрономнар елдан-ел берсеннән-берсе ерак галактикалар, дөньялар ача. Безнең Киек Казаяк Юлы (Млечный путь) галактикасында гына да 100 миллиард йолдыз бар. Ә Киек Казаяк Юлы – Галәмдә билгеле булган 50 миллиард галактиканың берсе генә. Әсәрне кәгазьгә иңдергәндә иң кыены аны татарча язу булды. Чөнки чит ил һәм рус телендәге астрономиягә бәйле сүзләрне татарча әйтеп бирергә кирәк иде.
Явыз Иван басып алганчы, Казан ханлыгында да астрономия, йолдызлар санау белән шөгыльләнүчеләр булгандыр. Булмыйча соң! Казан ханлыгы күп илләр, дәүләтләр белән дипломатик бәйләнешләрдә булып, бер-берләренә йөрешеп, аралашып торганнар. “Ефәк, тәмле чәй, дарчин, хуш исле аш тәмләткечләр юлы” Казан аша да үткән. Җитмәсә, Казан йолдыз санаучылары урта гасырларда Сәмәркандта чәчәк аткан Олугбәк обсерваториясе турында да ишеткәндер. Тулы исеме Мөхәммәт Тарагай Олугбәк аның. Аксак Тимернең турыдан-туры оныгы, унбер яшеннән бабасы белән яуга, походларга йөргән, һәр нәрсәне төптән белү, төшенү сәләте булган үсмердә. Астрономия белән кызыксыну шул вакытта ук тугандыр. Сәмәркандның тәхетенә утыргач, күптәнге хыялы булган обсерватория төзетергә керешә. Ил белән идарә итү мәшәкатьләре күп вакытын алса да, аны 1420 елда төзеп өлгертә. Явыз Иванның Казанны басып алырына әле йөз утыз еллап бар. Казан йолдыз санаучылары да Мөхәммәт Тарагай Олугбәкнең астрономик обсерваториясе турында ишетеп кенә белмәгәннәрдер. Барып-килеп, үзара дусларча аралашып, кунакка йөрешеп яшәгәннәрдер.
Бер якка – ефәк-атлас-бәрхет, тәмле чәй, хуш исле аш тәмләткечләр, икенче якка хуш исле бал, кәрәз, кеш тиреләре, булат кылычлар ташып, мәңге сәяхәттә йөргән кәрваннарга, аларның башлыкларына Олугбәк обсерваториясе галимнәренең, әле 1432 елда ук, баш өсләрендә калыккан 1018 йолдызның кайчан калкып, кайчан батуын төп-төгәл билгеләгән таблица, ай-һай, кирәк булгандыр. Ә ул таблицалар Европада 1650 елда гына басыла. Инде шул вакытта ук обсерваториядә ел дәвамын төп-төгәл 365 тәүлек, 6 сәгать, 10 минут, 8 секунд икәнен исәпләп чыгаралар.
Явыз Иван Казанны яулап алгач, астрономия фәне бөтенләй сүнгән, туктап калган. Кая анда ефәк үсеше, татарны халык буларак юк итү өчен мәхшәр башлана.
Дөрес, Романовлар династиясе чорында Казан университетында астрономия бүлеге ачыла, Казаннан егерме чакрым ераклыкта, урман эчендә, обсерваториягә нигез салына. Совет чорында исемнәре илгә билгеле бер дигән татар астрономнары үсеп чыга. Университетның астрономия факультеты деканы Наил Абдуллович Сәхибуллин – астрономиядә күп ачышлар ясаган галим. Түбәндәрәк мин санап киткән татар галимнәреннән К.С.Шакиров, М.Г.Ишмөхәммәтова, А.И.Галиев, И.Ф.Бикмаев, И.А.Зәкиев, И.А.Бәхтигәрәев – физика-математика фәне кандидатлары, фән докторлары, академиклар. Ай өслеге буенча дөньяда танылган белгеч, Ульяновскида махсус югары математика институты мөдире, академик Солтан Абдурахманович Вәлиев белән, студент елларыбызда аркабызга рюкзак асып, кулларыбызга альпенштоклар тотып, моннан илле еллар элек Кавказда Эльбрус түбәсенә менгән идек. 2009 елда аның белән Конгресста күрештек, бу икебез өчен дә көтелмәгән шатлык булды.
Ә мин әле санап чыккан мөхтәрәм галимнәрнең күбесе ана телләрен ипилек-тозлык кына беләләр. Укытмаганнар аларны татарча сөйләшергә, беркем дә өйрәтмәгән. Югыйсә бит Ай, Кояш, Йолдызлар – татарча сыптыр гына. Бик гади. Кояш байый, Ай калка, Йолдызлар нур сибеп җемелдәшә...
Ярый әле, “Ахырзаман җитәрме?!”, “Кыямәт көне кайчан булыр?” әсәрен язганда, 1974 елда Татарстан китап нәшриятында басылган бердәнбер китап – “Русча-татарча астрономик терминнар” сүзлеге нык ярдәм итте. Аны төзүчеләр – Мәхмүд Галиев һәм Адлер Тимергалин агайларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар зур көч куйганнар. Мең дә бер йөз халыкара терминга татарча аңлатма биргәннәр. Каян сүзләрен табып бетергәннәр?! Адлер агай исән-сау, бер килеш яшәп ята. Мин аңа еш кына шалтыратып, хәл-әхвәл сорашам, язган дәвердә киңәшеп тордым. Мондый сүзлекне тиз көндә тагын бастырып чыгарасы иде. Әйтәм бит, Кешелек Галәмне бертуктаусыз штурмлый. Мондый сүзлекләрнең бик кирәк булуы бар.
Әсәр ундүрт бүлектән тора. Әйтер сүз күп.
P.S. Соңгы вакытларда телевидениедә, газета-журнал битләрендә күп белүчеләр, дөресрәге, шарлатаннар, Космос, Галәм, Галактикалар турында, халыкны шик диңгезенә салып, телләренә ни килсә, шуны язалар. Миңа килгәндә, абзагыз 2009, 2011 елларда Казаныбызда узган Халыкара Конгрессларда тулы хокуклы делегат булып катнашты. Астрономия, Якын Космос, Ерак Космос, Галактика мәсьәләләренә кагылганда, башта рәсми документларны өйрәнеп, аннан соң гына рюземе чыгарырга батырчылык итәм. Галәм, Җиһан турында мыскал да кыек-мыек сөйләргә ярамый.
Альберт ХӘСӘНОВ
№132 | 04.07.2012