Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Американың студент кызлары мөселман иптәшләренең яшәү рәвешен яхшырак аңлау өчен яулык япкан #6859

$
0
0
31.10.2012 Дин
Мичиган штатының төп университетында белем алучы Америка студентлары мөселман кызлары тормышы белән якыннанрак танышырга булган. Алар мөселман иптәшләренең яшәү рәвешен яхшырак аңлау, аларга булышу максатыннан «Хиҗаб атналыгы» акциясе оештырганнар.

Философия һәм диннәр факультетында белем алучы 25 кыз атна буе яулык ябып йөргәннәр, дип хәбәр итә Онислам сайты. Әлеге акциянең төп оештыручысы Аманда Яцковски сүзләренә караганда, аларның төп максаты — Америкада яшәүчеләргә мөселманнарның хиҗаб киеп йөрүләре гадәти хәл икәнлеген аңлату. Әлеге чара инде икенче ел рәттән уздырылган. Акция ислам дине, аның үзенчәлекле яклары белән якыннанрак танышырга ярдәм итә, дип ышана студентлар.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар яулык ябып кына калмаган, Ислам диненең башка кануннарын да төгәл үтәгәннәр. Алар исерткеч эчемлекләр кулланудан, дуңгыз ите ашаудан тыелган. Америка студентлары сүзенә караганда, атна буе яулык ябып йөрү аларга мөселман тормышы турында тулырак мәгълүмат биргән, мөселман кызларының нинди проблемалар белән очрашуларын аңларга ярдәм иткән. Әлеге акция киләчәктә хиҗабның төп мәгънәсен аңларга булышачак, дип саный чараны оештыручылар.


Рәмзия ЗАКИРОВА

№ | 31.10.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>