Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Илдар Әбүзәровның “Корбан-роман” әсәре буенча кино төшерелә башлады. Тулы метражлы нәфис фильмны режиссер Салават Юзиев эшли.
Бүген Казаннан ерак булмаган “Крутушка” санаториенда барган төшерү мәйданчыгында журналистлар да булып кайтты. Бик күп хезмәтләре белән төрле халыкара фестивальләрдә абруйлы урыннар яулаган режиссер Салават Юзиевның нәкь менә яшь авторга мөрәҗәгать итүе сәеррәк тоелды.
“Илдар Әбүзәров әлеге романы өчен 2010 елда Яңа Пушкин премиясе алды. Бу бик җитди бүләк дип саныйм. Ул тәнкыйтьчеләр тарафыннан кабул ителгән авторыбыз. Әсәрне укып чыктым, күңелгә бик ятты. Кызыклы проза гына түгел, әсәрнең татар кешесе тарафыннан язылганы сиземләнә. Биредә шулай ук татар традициясе дә чагылыш тапкан. Әсәр бик образлы, анда яшь татар музыкантлары турында сүз бара. Аларның дус кызлары авырып китә, балерина Маруся үлем хәлендә ятканда, егетләр корбан чалдырырга карар кылалар. Егетләр өчен бу яңалык. Шәхсән үзем өчен биш егетнең кара пәлтәдан кар өстендә корбанга сыер чалуга әзерлек мизгелләре тетрәндерде. Корбан чалганнан соң әсәрдә чишелеш башланып китә. Төп геройларның кайберәүләре якты дөньядан китеп бара...“
“Корбан-роман” - кинематографик хикәя. Автор әсәре буенча вакыйгалар Польшада бара, ләкин режиссер геройларны Казанга, татар җирлегенә күчергән. Корбанга тиешле сыерны сарыкка алыштырган. Әсәрдәге сюжет та үзгәрешләр кичерә. Тик әсәрнең, геройларның исеме (Йосыф белән Маруся) шулай ук Әбүзәровныкы калган.
Төп герой Йосыфны Санкт-Петербургтан килгән Данил Шиһапов (Казан егете) башкара. Шунысы да кызыклы, кинода профессиональ артистлардан тыш М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, балерина Алексадра Елагина (Маруся) уйный.
Яңа фильмда кино сәнгатеннән бик ерак булганнар да үз образын башкара. Мәсәлән, Мамадыштан Нургаян бабай һәм Казаннан 11 яшьлек Әмир дә кинода үз-үзләрен уйнаячак. Казанның танылган йөзләрен дә “Корбан-роман” киносында күрә алачакбыз.
Татарстан җирлегендә төшерелгән фильмның премьерасы кайчан булачагы әлегә билгеле түгел. Киночылар белдергәнчә, төшерү эшләренең егерме көне узган инде. Тагы шул кадәр үк төшерәсе калган, тәнәфес ясап, апрель айларында геройларның балалык чорын, әсәрнең соңгы кадрларын эшләп бетерергә кирәк булыр, ди режиссер.
Замандашларыбыз хакында бәян итүче бу фильмда хәзерге җәмгыятьнең рухи кыйммәтләре чагылыш табачак, дип фаразлана.
1
2
3
4
5
Мөршидә КЫЯМОВА
№ | 01.11.2012