Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе төзәтү учрежденияләре 120 мең сумлык азык-төлек белән тәэмин ителде.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәме вакытында 18, башка мөселманнар, тоткыннарның якыннары 15 корбанлык сарык бирде.
20 октябрьдән алып 29 октябрьгә кадәр нәзарәтнең Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте (ҖҮФХ) белән элемтәләрне координацияләү бүлеге мөдире Айрат Габделфәт улы Зарипов һәм нәзарәтнең башка хезмәткәрләре мөфти тарафыннан булдырылган транспортларда 18 тапкыр төзәтү учрежденияләренә хәләл ризыклар илттеләр. Шулай ук нәзарәт төрмәләрдә Корбан бәйрәмен үткәрү өчен ризык алырга 30 мең сум акча бүлеп бирде. Хөкем ителгәннәрнең туганнары һәм җирлектәге мөселманнар тарафыннан 90 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде.
Идарә учрежденияләрендәге барлык мәчетләрдә, намаз бүлмәләрендә бәйрәм намазлары укылды, аларда барлыгы Ислам динен тотучы 700 ләп хөкем ителгән кеше катнашты. Барлыгы 3 мең пенсионер, инвалид, авыру һәм башка тоткыннарга бәйрәм сые әзерләнде.
Бәйрәм чаралары Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчелеге белән килешеп оештырылды. Тоткыннарга бәйрәм итүдә булышлык күрсәткәне өчен нәзарәтнең ҖҮФХ белән элемтәләрне координацияләү бүлеге Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Дәүфит Закир улы Хәмәдишинга һәм барлык хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерә.
№ | 01.11.2012