Мин Кошки районының Иске Җүрәй авылында илебездә каты сугыш барган 1943 елда туган бала. Бу вакытта абыема - җиде, апама ике яшь булган. Тиздән әтиебез үлеп киткән. Безне ничек аякка бастырганын әниебез үзе генә белгәндер инде, бичара. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күп күрдек. Әтиләре сугышта һәлак булган балаларга хөкүмәт күпмедер акча түләп тора иде. Безгә ул да тәтемәде, чөнки әтиебез сугыштан яраланып кайтып, өйдә вафат булды.
Кырдан юа, балтырган, кычыткан кебек үләннәр җыеп ашый идек. Әле булса, бик ашар идең дә, кызурак җәйләрдә алары да кибеп бетә. Язын бакчаларга чыгып, черек бәрәңге казып алган чаклар да булгалады. Әниебез черек бәрәңгедән чумар пешереп ашатканда, шуңардан да тәмлерәк ризык юк кебек тоела иде.
Без бакчабызның яртысыннан күбесенә бәрәңге, калганына бодай чәчә идек. Ашлык өлгергәч, урабыз, сугабыз, аннары аны кул тегермәнендә тарттырабыз. Ярма кебек эре оннан пешерелгән ашны ашаганда чын ләззәт ала идек. Хәзерге яшьләргә күргәннәремне сөй-ләргә тотынсам: “Арттырыб-рак җибәрәсең ахырсы, алай ук булмагандыр”, - диләр. Алар ышанмыйлар, чөнки ачлыкны күрмәгәннәр. Күрергә язмасын да.
Абыебыз 1952 елда Куйбышевка (хәзерге Самара) китеп ФЗОда укый башлады. Мин ул чакта беренче класска укырга кергән идем. Шулай итеп, апам белән икебезгә бер кием кияргә туры килде: апам мәктәптән йөгереп кайтып, киемнәрен салып бирә дә, мин укырга китәм...
Балачагыбыз шундый авыр булуына карамастан, тормыш барыбер кызык иде. Яшьләр җыелып, күмәк уеннар уйный, җырлый, бии, кич утыра... Үземне әллә кемгә куеп, күтәртмәле чабата киеп ташу карарга киткәнемне әле дә яхшы хәтерлим. Хәзер кемгә сөйләсәң дә, күтәртмәле ча-батаның нәрсә икәнен дә белмиләр.
Җиденче классны тәмамла-гач, башта апам, аннары мин Куйбышевка китеп урнаштык. Әниебез авылда берүзе калды. Без еш кына кайтып аңа булыша идек. Колхозда эшләгән өчен әнигә 12 сум пенсия биргәннәрен, аның бу турыда шатланып сөйләгәнен әле дә оныта алмыйм. Заманында ул да акча иде бит. Кызганычка, әниебезнең гомере кыска булды. Ул 66 яшендә үлеп китте.
...Без үскән өй күптән юк инде. Әни үлгәч, аның урынына ике катлы мәктәп салып куйдылар. Аллага шөкер, авылда туганнарыбыз, дусларыбыз калды, сирәк булса да туган туфрагыбызга кайтып йөри алабыз. Сания Туктарова, Сәрия апалар да, дустым Яһудина Хәдичә дә ах итеп каршы алалар, кунак итмичә җибәрмиләр. Кайткан саен өебез янына барам һәм әнинең тәрәзәсе каршындагы баганага сөялеп үксеп-үксеп елыйм.
Урман ерак булса да, авылыбыз искиткеч матур бит безнең. Авыл уртасындагы күлләрдә йөзеп йөргән казларны куып, бакча артындагы ярда су коенып, чишмәгә суга йөреп, комлы ярда җиз самовар чистартып үскән балачакны онытып буламыни?
Данлыклы, бөтен татар дөньясына танылган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль абый Сәгыйровның өе дә каршыбызда гына. Безнең әниләр ахирәтләр дә иде бугай. Кунакка кайтканда аның хәлен белмичә китми идем. Еш кына аларга безнең авылда да, Самарада да танылган гармунчы Мидхәт Әминов килеп керә һәм гармунын сузып җибәрә, ә мин кушылып җырлыйм. Ә Хәбибҗамал апа, Гакыйльнең әнисе, самоварны яңартып кына тора. Җырлап туйгач, тәмләп кенә, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез...
Туган авылымны, туганнарымны, дусларымны бик нык сагынам. Әнкәй булмагач, авылга еш кайтып булмый икән шул. Әти-әниләрегез исән чакта ешрак кайтырга тырышыгыз, хәлегездән килгән кадәр булышыгыз, хөрмәтләгез, якын булыгыз. Ата-анага да, үзегезгә дә шуңардан да зуррак шатлык юктыр дөньяда.
Самара шәһәре.
Кәримә ПРОЖИВИНА
№ | 10.11.2012