“Иман” нәшриятында тарихчы Нурулла Гарифның “Болгар-татар ташъязмалары” исемле китабы чыгу уңаеннан “Иман” ислам мәдәнияте мәркәзендә (Тукай урамы, 38) тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәгә җыелган галимнәр, тарихыбызны өйрәнү өчен бик кыйммәтле китап, дип аңа зур бәя бирде.
– Озак еллар дәвамында дөрес тарихыбыз булмады. Аны язу бүген дә кыен. Моның төп сәбәбе – үзебезнең чыганаклар бик аз. Шәрекъ сәяхәтчеләре хезмәтләре, урыс елъязмаларыннан аермалы буларак, ташъязмалар – үзебезнеке. Шуның өчен дә кабер ташларындагы язуларның җөмләсе генә түгел, һәр сүзе кадерле. Андагы кеше, төбәк-авыл исемнәрен, мәрхүмнең җәмгыяви дәрәҗәсен өйрәнү – һәрберсе аерым юнәлеш була ала, – дип сөйләде анда китапның фәнни мөхәррире, тарих фәннәре докторы, күренекле археолог Фаяз Хуҗин.
Үзе дә байтак төбәктә булып, шактый гына татар авылын гизгән тарихчы Рәшит Галләмовка бу эш яхшы таныш. “Зиратта кычыткан, үлән арасында үрмәләп йөрү җиңел түгел. Кайчагында каберлекнең капкасын таба яисә ача алмыйча койма өстеннән дә төшәсең. Кабер ташларының күбесе яхшы укылмый – вакыт, табигать үзенекен эшләгән. Кайберләре ауган, җиргә яткан. Хәтта ике кеше күтәреп булмастай зурлары, авырлары да очрый. Безнең Нурулла – язучы булган тарихчыбыз ул, тарихчы булган язучыбыз. Бу аның эпиграфикада соңгы китабы булмас дип ышанам. Гомумән, бездә язма мирасыбызга игътибар бик аз. Әнә Әрмәнстан башкаласы Еревандагы Матенадоранда өч йөз кеше эшли, безнең Казан Кремлендәге “Мирасханә”дә – өч кеше. Тарих – төпсез кое икән”, – дип искәртте ул.
– Без, дин әһелләре бу китапны бик көттек. Казанда әүлияләр каберләре бар. Әмма моңарчы аларны җыеп бер хезмәттә күрсәткәннәре юк иде әле. Бу кабер ташларын җисми яктан да сакларга кирәк. Әнә Туфан абый, Әтрәч каберлеген койма белән әйләндереп алып, бу борынгы матди мирасыбызны саклап калу эшен башлады. Болар бит – изге урын. Ул каберләрнең ияләре догага мохтаҗ. Элек картлар кечкенә генә кабер ташы күрсә дә, туктап, дога кылып китә иде. Бу – бик кирәкле китап, – дип белдерде үз чиратында “Иман” нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якуб. Дөрес, бер үк вакытта ул, әлеге китап гади халык өчен катлаулырак, беренче чиратта бу фән белән кызыксынучылар өчен чыгарылды, – дип авторга киң куллану өчен әлеге хезмәтнең сыгынтысын ясарга, кечкенә генә китап итеп нәшер итәргә; гомумән, эчке туризм өчен, Татарстанның изге урыннары, дигән тасвирлама, туристлык күрсәткече язарга тәкъдим итте.
– Мондый маршрутны – изге урыннар буенча сәфәрне – беренче чиратта Казан артында оештырырга тәкъдим итәм. Безнең Чаллы төбәгендә дә егермеләп борынгы таш бар. Зур, матур, бизәкле ташларны, табигый, байларга, морзаларга йә муллаларга куйганнар. Таш дүрт кырлы булып, дүрт ягына да язу язылса, гадәттә, анда ишан җирләнгән. Боларны дини мирас итеп карарга кирәк, – дип җөпләде аны Р.Галләмов.
РИУ мөгаллимәсе Резедә Сафиуллина исә Н.Гарифның бу хезмәте басылып чыкканчы ук, авторның рөхсәтен алып, әлеге китапны файдаланып, шәкертләренә эпиграфик мирас буенча сабак биргәнлеген сөйләде. Бу инде әлеге хезмәт галимнәр өстәлендә генә булмыйча, мәдрәсәләрдә дә дәреслек яисә ярдәмлек сыйфатында файдаланылыр дигән өмет уята.
Билгеле, кабер ташларын өйрәнүгә багышланган беренче генә китап түгел бу. Әмма күренекле галимебез Һарун Йосыповның “Болгар-татар эпиграфикасына кереш” кебек җитди, фундаменталь хезмәтләр бездә бармак белән санарлык. “Моның бер сәбәбе шунда: әзерләнеп тә дөньяга чыкмый калган шактый хезмәт бар. Әйтик, Николай Калинин, 1941 елның август-сентябрь айларында кабер ташларын өйрәнеп, өч альбом төзегән. Әмма аларның берсе дә дөнья күрмәгән. Шул фотоларның меңнән артыгы негативларда саклана. Әхмәт Булатовның төп хезмәтләре чыгарылмаган. Эш нәтиҗәләренә шул чорга бәйле сәяси вәзгыять тә тәэсир итми калмаган. Фикер уздыру авыр, дөресрәге, мөмкин булмау сәбәпле, бериш тарихчыларның фикерләре фәнни басмаларда урын алмаган. Шул сәбәпле аларның фикерләре бүгенгәчә архивларда үз чиратын көтеп ята. Ни үкенеч, бу хәзинә әлегәчә игътибардан читтә кала”, – дип автор Нурулла Гариф ахырда элгәреләрен җылы итеп искә алды. Болгар-татар ташъязмаларын, халкыбыз тарихының әһәмиятле язма чыганагы буларак, тиешенчә бәяләмиләр, дип Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын да, Тарих институтын да тәнкыйтьләп китте ул. Чынлап та, сәер бит: Тарих институтында ташъязмалар буенча бер генә белгеч-эпиграфист та юк икән. “Фондлардагы кенәгәләр белән танышканда әлеге чыганакларның 1950-1960 еллардан бирле галимнәр тарафыннан бер тапкыр да ачып каралмаганлыгын күрәсең, дип галим әлеге хезмәтләрне барлау, халыкка җиткерү өчен институт ачарга, һич югы, аерым бер бүлек булдырырга тәкъдим итте.
– Болгар дәүләте җирлегендә сакланып калган меңгә якын ташның берсе дә 1236 елга чаклы (монголлар тарафыннан яулап алынганчы) куелмаган. Алтын Урда чоры ташлары фәнгә Болгар ташлары булып кергән. Бу очракта “Болгарның исеме бар, җисеме “кайда?“ кебек җитди сораулар куюы белән дә истә кала бу хезмәт.
Әйе, кабер ташларыбыз – борынгыдан сакланып калган сирәк матди ядкәрләребезнең берсе ул. Шуңа күрә аларның билгелеләрен саклау, барлап тору белән беррәттән моңарчы ачыкланмаганнары табылу ихтималы зур булган урыннарны да күз уңыннан төшермәскә тиешбез. Бу җәһәттә кичәдә катнашкан галимнәр, башкалабыздагы Елантау (Зилант), Архирей дачасын Казан ханлыгы чорында ханнарыбызның резиденциясе вазыйфасын үтәгән, Казан Кремленә кергәч сул кул якта, Спас манарасы янында татар-мөселман зираты булган, дип шушындый урыннарга аерым статус бирергә, татар-урыс культурасы кисешкән җирләр, дип игълан итәргә чакырды.
Рәшит МИНҺАҖ
№132 | 04.07.2012