“Эльмира өченчегә бала алып кайткан?..” Әйе, өч бала – бүген бик күп санала шул. Гаиләдә, гадәттә, бер яки ике бала үсә. Өч бала табарга җөрьәт иткән әниләр авылларда да сирәк. Ә түрәләребез, демография мәсьәләсен яхшыртабыз, дип нәрсә генә эшләп карамый. Россия Хезмәт министрлыгы яшь гаиләләрне кызыксындыру җәһәтеннән янә бер тәкъдим белән чыга. Төгәлрәге, гаилә корып яши башлаган беренче икенче елда бәби алып кайтучыларга яки 25 яшькә кадәр бәбиле булган ир белән хатынга өстәмә пособие түләү турында.
Проект авторлары шуңа ышана: моның белән башлыча төбәкләр шөгыльләнә алыр иде. Әмма төбәкләр күбесенчә федераль документларга нигезләнеп эш йөртә. Алай иткәндә җилкәдән җаваплылык төшә бит. Юкса карарлар Мәскәүдәге абзыйлар ни әйтер дип түгел, ә урыннардагы җирле вәзгыятьне күздә тотып чыгарылырга тиеш. Җирле хакимиятнең федераль программаларга ябышып ятуы аркасында, эш барышында килеп туган проблемалардан чыгу юлын табу да кыенлаша. Соңгы елларда демография мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр җай чыккан саен туучылар һәм үлем-җитемнәр турындагы гомуми күрсәткечләрне мисалга китерү белән генә чикләнә. Проект авторлары фикеренчә, бу саннар тар кысаларны гына үз эченә ала. Һәр гаиләдә ничә бала үсүе, бер, ике, өч яки аннан да күбрәк балалы гаиләләрнең күпме булуы, бәләкәчләрне күбрәк ничә яшьтә алып кайтулары, әти-әниләрнең нигә гаиләне ишәйтергә ашыкмаулары хакында да аерым кызыксынып, сораштырулар үткәрелсен һәм ул хакта мәгълүматлар туплансын иде, ди алар. Ә туучыларның артып китүе вакытлыча күренеш, тиздән хәл үзгәрергә мөмкин. Вәзгыять кискен борылыш алмасын өчен гаиләләргә матди яктан булышу хакында сүз алып барыла да. Һәм ярдәмне никадәр иртәрәк күрсәтсәң, шулкадәр яхшырак. Чөнки яшьләр бала табарга ашыкмый. Башта белем алып, һөнәр сайлыйлар, аннан торак шартларын яхшыртканчы күпме вакыт үтә һәм, күр дә тор, яшең утызга да җитә, узып та китә. Ә бәби алып кайтуның да үз вакыты бар, белгечләр фикеренчә, сау-сәламәт чакта, яшең 35кә җиткәнче өлгереп калырга кирәк. Ә без 40 яшьләрдә бер өлеш (тулысынча түгел) бурычлардан котылып, кешечә яши генә башлыйбыз әле. 40-45ләрдә бәби кадерен бик беләсең, тик инде эш узган була.
Россия Хезмәт министрлыгы шуларны күздә тотып, яшь гаиләләргә юмартлык күрсәтергә өнди. Кайбер төбәкләр бу эшкә алданрак та алынган. Әйтик, Пенза өлкәсендә яшь гаиләләргә бәбине туйдан соң ел ярым эчендә алып кайткан очракта 22,6 мең сум акча бирелә, әгәр ләкләкне бер ел эчендә үк чакырып өлгерсәләр, хөкүмәт ярдәмне тагын да арттыра: 219,1 мең сумлык торак сертификаты тапшыра. Тик ул суммага гына ничек тораклы булырга? Бу сорауга инде хөкүмәт җавап бирми. Ә елак бәбиләрен читкә куеп торып, яшь гаилә үзе яки аларның әти-әнисе баш ватарга тиеш.
Министрлык тәкъдим иткән “икенче ярдәм” – икенче баласын табучыларга юнәлдерелә. Төбәкләр ике бала үстерүчеләргә өстәмә пособие билгели һәм ул ярдәм балага 3 яшь тулганчы күрсәтелергә тиеш. Министрлык белгечләре социаль ипотека буенча фатир алганда да яшьләргә зур сумма билгеләмәскә киңәш итә. Ә чынбарлыкта аз хезмәт хакына эшләгән, бернинди запасы булмаган яшь гаилә фатир өчен кредит түләгәндә муеннан бурычка бата, кая анда бала алып кайту турында уйлау? Хакимият “Яшь гаиләләргә торак ярдәме” программасы буенча фатир биргәндә процентлы кредитны өлешчә үзе каплый алыр иде. Фикер әйбәт, әмма ул әлегә тәкъдим генә.
Дөрес, бу гамәл бездә кулланылышта. Социаль ипотека буенча фатир алырга килешү төзегәннән соң бәби тапкан очракта 200 мең сум акча республика бюджетыннан күчә. Язмабыз башында телгә алынган Эльмиралар гаиләсенә дә социаль ипотекага фатир алганда күчерелгән ул сумма. Гаиләгә “ана капиталы” акчасы гына эләкмәгән, чөнки өченче уллары әлеге федераль закон гамәлгә кергәнче, бер ел алдан туган. Кеше баласы тиз үсә дигәндәй, Эльмираларның бәләкәчләре дә 6 яшькә җиткән инде. Олысына – унике, уртанчы малайга – 10 яшь. Ә өстенлекләргә килгәндә, гаилә балалар бакчасына түләгәндә ташламалардан файдаланган. Күп балалы гаиләләргә, 14 яшькәчә балаларга түләнүче пособиеләрне бергә кушып, ай саен гаилә бюджетына 1800-2000 сум өстәмә акча кереп бара икән. Менә ярдәм шул. Ә өченче балага бирелүче җир кишәрлеген алгач ук сатмакчылар. Исәпләре – кредит бурычларын каплау. “Беркем дә дәүләт ярдәменә ышанып бала тапмый. Дәүләт карарларын гел үзгәртеп тора. Күп балалы гаилә аны сизми калырга да мөмкин. Ә иң кыены, балалар үстергәндә эшкә өлгереп булмый. Эшкә чыксаң, бала тәрбияләргә вакыт калмый. Хезмәт урынында күп балалы гаиләләргә бернинди өстенлекләр дә юк. Бер бала үстерәсеңме, өчнеме, бала көне дә айга бер генә көн бирелә. Эштә “больничный”ларга йөргәнне дә яратмыйлар. Әмма без үкенмибез, улларыбыз исән-сау булсын”, – ди Эльмира.
Ә Россия Хезмәт министрлыгы исә үзенең тәкъдимендә болай дип тә өсти: “Төбәк программалары булдыру башлангыч кына. Аны эшләтү механизмнары да төгәл язылган төбәкләрдән генә ниндидер нәтиҗә көтәргә мөмкин”.
Фәния АРСЛАНОВА
№223 | 10.11.2012