Үзенең моңлы тавышы, матур җырлары белән сәхнәдә чыгыш ясаган Эльнара НУРМӨХӘММӘТОВА күптән түгел яулык бәйләгән. "Без ике фәрештә", "Авыл киче", "Нигә", "Ялындыр" кебек җырлары белән танылырга өлгергән җырчыбыз сәхнәдән бөтенләй киткән.
Мәчеттә вәгазьләр тыңлап, дингә бирелгән кыз үзенең шө¬гыленә икенче күзлектән карый башлый. "Әти-әнием сәхнәдән китүемне теләмәсә дә, мин үземә башка юл сайладым. Ислам буенча хатын-кызга сәхнәдә җырлап йөрү килешми. Аның өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсе бар бит әле. Башка ирләр алдында гаурәт күрсәтеп җырлап тору ярамый. Дин юлын сайлавыма сөенеп бетә алмыйм. Биш вакыт намазга басканнан соң, дөньяга карашым үзгәрде. Аллаһы Тәгалә күңелләрне ачты",– ди ул.
Күп кенә кешеләр намазга баскач, концертка йөрми башлый, музыка тыңламый. Динебез бу мәсьәләдә нәрсә рөхсәт итә һәм нәрсәне тыя соң?
Бу сорау белән Залесный бистәсендәге "Сәлихҗан" мәчетенең имам ярдәмчесе Зөлфәт хәз¬рәт САБИРҖАНОВка мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, ислам динендә музыкага ике төрле караш яши:
– Беренчесе музыканы тыя, икенчесе, гомумән алганда, рөхсәт итә. Ләкин икенче очракта да шуны искәртеп үтәргә кирәк: музыканың мәгълүм кысалары булырга тиеш. Әгәр дә музыка, җыр начар гамәлләргә (мисал өчен, фахишәлеккә, зиначылыкка, җинаятькә) өндәми, кешенең физиологиясенә (төгәлрәге, шәһвәтенә) тәэсир итми, гомумән, гөнаһка этәрми икән, аны тыңлау тыелмый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) туй мәҗлесләре, бәйрәм¬нәр вакытында музыка тыңлауны тыймаган. Моңа кагылышлы бер хәдис тә бар. Гает көнне сәхабәләр бер йортка барып керәләр дә, музыка уйнаган тавышны ишетәләр. Шуннан берсе: "Нәрсә бу?! Сүндерегез әле шайтан сыбызгысын!" – дип кычкырып җибәрә. Пәйгамбәребез исә: "Калдырыгыз аларны. Бүген бит безнең бәйрәм", – дип әйтә. Без Корбан яисә Рамазан гаетен ничек үткәрәбез? Мәчеткә киләбез, гыйбадәт кылабыз һәм таралышабыз. Үзенә күрә күңел ачу, балаларны сөендерү, шатлык хисләре юк. Ә бит пәйгамбәребез бу бәйрәмнәрдә күңел ачуны тыймаган. Шулай ук рәсүлебез сугышка барган вакытта гаскәрне дәртләндерү, рухландыру максатыннан музыка һәм җырны рөхсәт иткән.
Җыр яки музыка кешегә гөнаһлы ләззәт бирергә, психикасын бозмаска тиеш. Шулай ук музыкага мөкиббән китәргә, аны бар нәрсәдән дә өстен куярга, төп шөгыль буларак кабул итәргә дә ярамый. Әгәр җыр яки музыка кешене намаздан, фарыз гамәл¬ләрдән, өстендә булган вазыйфа, бурычлардан аермый, ерагайтмый һәм аның эчтәлеге, мәгънәсе шәригатькә каршы килми икән, аның бер зыяны да юк.
– Татар эстрадасы сәхнәсендә кайбер хатын-кызларның ярымшәрә чыгыш ясаулары, үз-үзен тотышлары ислам шәригатенә бөтенләй туры килми.
– Динебез хатын-кызның Аллаһы Тәгалә каршында булган вазыйфаларын ачык билгеләгән. Ул да булса – әти-әнисенә игелек кылып яшәү, иренә яхшы мөгамәләдә булу, балаларына яхшы тәрбия бирү, дус кызларына үгет-нәсыйхәт сөйләү, аларны ислам диненә өндәү. Һәр мөселман хатын-кыз иң элек шушы юлны сайларга тиеш. Ирләр алдына чыгып җырлау хатын-кызларның вазыйфаларына керми. Чөнки аларның бу эштән дә олырак, әһәмиятлерәк, дәрәҗәлерәк бурычлары бар. Хатын-кызга сәхнәдә җырлау ни өчен кирәк соң? Ниндидер дәрәҗә алыр өченме? Әллә акча эшләү өченме? Нинди максат белән бу гамәлне башкара ул? Иң элек шушы максатны аңларга кирәк. Хатын-кызларга мәхрам туганнары – әтисе, абыйсы, энесе, улы алдында җырлау рөхсәт ителә. Лә¬кин җыр нинди генә эчтәлекле, мәгънәле булса да, хатын-кызның чит ирләр алдына чыгып җыр башкаруы әдәп-әхлак, тәрбия ягыннан бик үк дөрес түгел, – ди Зөлфәт хәзрәт Сабирҗанов.
"Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: "Шундый көн килер: кешеләр хәмер эчемлекләрне, музыканы, ефәкләрне хәләл итәрләр", – дип әйтә".
Гөлгенә ШИҺАПОВА
№226-227 | 16.11.2012