Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Үлми торырга кирәк #6977

$
0
0
24.11.2012 Җәмгыять
“Атаклы шәхесләребез Туфан Миңнуллин һәм Шәүкәт Биктимеровны җирләргә урын таба алмыйча, көннәр буе зиратның бер башыннан икенче башына каңгырап йөрдек. Болай булырга тиеш түгел”.

Бу фикерне Татарстан Дәү­ләт Советы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьә­ләләр комитетының чираттагы утырышында Разил Вәлиев күтәреп чыкты. Әлеге мәсьәлә Казанның  Яңа татар бистә­се­нә генә түгел, авыл зиратларына да кагыла. Шул ук вакытта халыкның каберлекләргә карата битарафлыгын, “Исән­нәр­нең кадерен бел, үлгән­нәрнең каберен бел” дигән гый­барәне оныта төшүләрен дә танырга кирәктер. Моның сә­бәбен күпләр акчага да бәйләргә тырыша. Чөнки шә­һәр, республика бюджетында каберлекләрне тәртиптә тоту өчен бер тиен дә акча каралмаган.

Сүзебезне Казаннан башлыйк. Чөнки шәһәр зиратларындагы тәртипсезлеккә, баш­баштаклыкка чәчләрең үрә торырлык. Бу бигрәк тә Яңа татар бистәсенә карый. Барлык кү­ренекле, талантлы шәхес­ләр­нең бөек Тукай янәшәсендә күмеләсе килә. Ә аның янында күптән инде урын юк. Гомумән, Яңа татар бистәсендә кыл сыярлык та урын юк дип сөйлә­гәннәренә дистә еллар узып киткәндер, мөгаен. Ә анда әле һаман җирлиләр.

– Бу – безне көн дә борчый торган тема. Татарның бөек ул-кызларын күмәргә башка урын табарга кирәк, – дип чәчрәп чыкты “Яңа гасыр” телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов. – Самосыр янында мөселман зираты ачтылар. Әле һаман да судлашудан башлары чыкканы юк. Шәригать кануннары буенча бирегә рәсемнәр куярга рөхсәт ителми, диләр. Бәлки, мөселман зираты аерым, татарныкы аерым булырга тиештер.

Әлбәттә, бу бик тә четерек­ле мәсьәлә. Билгеле, шәхес­ләрне җирләгәндә туганна­рының да, дусларының да аның фотосурәтен беркетеп, зур ташлар куясы килә. Әмма татар яки мөселман зираты дип аерып кую дөрес булырмы икән?!

“Безгә зират булачакмы?” – дигән сорауга Казан шәһәре башкарма комитетының ритуаль хезмәтләр буенча бүлек мөдире Ренат Шөгаепов өз­дереп кенә әйтмәде. “Православие динендәгеләр өчен зиратлар тизрәк тула, ә татарлар мәрхүмнәрен күбрәк авылларга кайтара”, – диде ул.

Кызык икән, урын булмагач, кайда җирләргә соң? Кай­берәүләр чарасызлыктан туган авылларына кайтара торганнардыр. Татарстан мә­дәният министры Айрат Сибагатуллин шәхесләребез күмел­гән кабер­лекләрне гади генә зират түгел, ә мәдәни ядкарь­ләр урыны дип бәяләде. Әлбәттә, биредә ташлардагы га­рәп язулары – гасырларны үз эченә алган чал тарих үзе. Аларны саклау, кадерләп тоту өчен, һичшик­сез, дәүләт ярдә­ме кирәк. Югыйсә, боларның барысын да югалтырга мөм­кин­без.

Архангельск, Арча зиратлары да мәдәни ядкарьләр урыны санала. Бүген аларның биләмәләре дә шыплап тулган. Ә җирләү эшләре һаман бара. Бервакыт каберлекләр хакында язарга уйлагач, Казандагы зиратларны урап чыгарга туры килгән иде. Шулай кызыксынып йөргәндә, зиратта эшләүче берәү миңа кырыс кына: “Монда ятасың кил­мәсә, эч пошырып йөрмә”, – диде.

Үз күзләрең белән күрсәң, биредәге вәзгыятьнең эт – баш, сыер – аяк икәненә исең-акылың китәрлек. Әй­тик, без мәрхүмне күмгәннән соң кырык ел үткәч кенә аның урынына башка җәсәд­не күмәргә ярый дип белсәк, Ренат әфән­де, унбиш ел булырга мөмкин дигән фикерен җит­керде. Әгәр инде вафат булу­чының туган-тума­часы табылмаса, аның кабе­ренә бер елдан соң да җир­ләргә була икән. Нишләтәсең, ритуаль хезмәт­ләр­­нең әнә шундый без бел­мәгән кануннары бар.

Казанда каберлекләр 28 җир участогында урнашкан. Әлеге территория 44 гектар тәшкил итә. Шактый зур биләмә күренсә дә, барыбер урын җитми. “Шуңа күрә үлми торырга кирәк”, – дип шаярган булды депутатлар. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Биектау һәм Лаеш якларында яңа зиратлар ачылачагын әйтте. Әмма аларның биләмәләре дә әллә ни зур түгел.

Каберлекләр турында сөйләшә башлагач, күпләрне авылдагы зиратларның бү­генге халәте дә борчый. Чөн­ки агач-куаклар, чүп үлән­нәре баскан чытырманлыклардан каберләрне табу мөмкин түгел. Күптән түгел Чистай районы Яуширмә авылындагы зиратны күреп шаккаткан идем. Шәһәрдән кайткан берәү үз туган­на­рының каберен таба алмый интегеп йөргән. Хәер, бу Яуширмәгә генә хас күренеш түгел, күп кенә авылларда шундый ук хәл күзәтелә. Разил Вәлиев әйтмешли, яшь­ләр­нең күңеле башкада, ә район җитәк­че­легенең ка­бер­лекләр­не тәр­типтә тотарга акчасы юк.

Шушы көннәрдә танылган шәхесләребез Һади Такташ һәм Галиәсгар Камал кабер­ләрен карап кайттым. Горький паркының чокыр кырыенда урнашкан бу кабер­ләрнең язмышлары ничек булып бетәр? Инде исеме генә калган бу ял итү паркындагы каберлекләрнең ташландык хәлдә ятуына кем җаваплы? Монысы – билгесез. Бәлки Язучылар берлегедер, йә булмаса, Диния нәзарәтедер, әллә Казан шәһәреме? Лаештан да, Биектаудан да урын табарбыз анысы, гектарларга сузылган зиратлар да булдырырбыз. Әмма дистә еллар күп шә­хесләребезнең кабер­лә­рен таба алмый интегәбез ләбаса. Кайберләре эзсез югалды. Инде Такташ, Камалларыбызны да җуймасак иде. 


Алсу ХӘСӘНОВА

№233 | 24.11.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>