Мин бу даһи режиссер турында күп яздым. Тагын язам. Киләчәктә дә кулыма каләм тота алганда язачакмын. Бу минем бурычым. Әгәр дә юлымда Марсель очрамаса, мин бүгенге зурлауларга, белмим, ирешә алган булыр идемме икән.
Язар идем, әлбәттә. Ходай миңа шундый язмыш бүләк иткән. Ләкин язучы-драматург буларак үсәр өчен, җитлегер-чыныгыр өчен, Ходай биргән сәләтемнең ачылуы өчен янымда талантлы кешенең булуы кирәк булган. Режиссерлар, гадәттә, үзләрен драматурглардан акыллырак, сәләтлерәк дип саныйлар. Чөнки аларның театры бар. Теләсә сине куя, теләмәсә – юк. Ул миңа бер генә тапкыр да түбәнсетеп карамады, бәгъзе бер режиссер кебек «Мин сиңа ышанмыйм» дип мине рәнҗетмәде – һәрвакыт үзенә тиң санады. Асылда без тиңнәр түгел идек. Ул күпкә миннән белемлерәк, театрда үскән малай, аның серләрен белә. Аннары, ул спортсмен – ярышырга, җиңәргә өйрәнгән егет. Теләсә кайсы начальник белән курыкмыйча сөйләшә, бернинди комплексы юк. Иректә, үз сүзен сөйләп үскән. Мин куркытылган, мескенлекне яшәү формасы итеп кабул иткән авыл кешеләренең малае. Чукып карга булмассың, укып мулла булмассың дигән мокытлар мәкалендә тәрбияләнгән. Дөрес, холкымда бабайлардан килгән әтәчлек бар, чирәм җирләрдә зимагурлыкта йөреп бераз шомарган да, Мәскәүдә укып белем дә эстәгән, әмма барыбер юнылмаган агач, ышкылмаган такта. Һәм нәтиҗәдә без тигезләштек. Марсель мине үз дәрәҗәсенә күтәрде. Хәтта бервакыт минем популярлык аның данына күләгә дә төшерә башлады. Мине аңардан артыграк мактый башладылар. Хәтта Разил Вәлиев шигырь язып, «Г.Камал исемендәге Миңнуллин театры», дип Марсельне читтәрәк калдырды. Марсельгә бу ошап ук җитмәде, миңа моны сиздерде. Әмма акыллы кеше буларак, мөнәсәбәтләрне кискенләштермәде. Мин дә уңышлардан башын югалтучы ахмак түгел, аның бөеклеген күңелем һәм акылым белән танырга өйрәнгән кеше. Вафатына берничә айлар калганда без аның белән ачыктан-ачык эч серләребезне бүлештек. Норлатта Фатыйх Сәүбәнович Сибагатуллинның кунак йортында икәү генә калып төне буе сөйләшеп чыктык. Бу безнең беренче һәм соңгы тапкыр җаныбызны ачып сөйләшү иде. Марсель яшертен холыклы булмаса да, тиз генә чишелеп китә торган шыр ачык кеше түгел иде. Минем уйлавымча, ул күпләр белән аралашып, дуслашып яшәсә дә, җанын ачып сөйләшерлек дусты юк иде шикелле. Ни сәбәптәндер кешеләрне күңел дөньясына кертергә ашыкмый, ул-бу булса, вөҗдан газабы кичермичә генә, бүтәннәрне үпкәләтмичә генә араны өзәргә әзер иде. Бу юлы без елаштык. Үткәннәрне искә төшереп, бер-беребезгә рәхмәтләр укыштык. Ул инде дәвалап булмаслык чир белән чирләгәнен, гомеренең ахыры якынлашканын сизә иде. «Берни өчен дә өзгәләнмим, Гөлнар миннән башка ничек яшәр икән дип кенә уйланам. Ул бөтен тормышын миңа багышлап, үзенә берни дә калдырмады», – диде. Ярата иде ул Гөлнарны, рәхмәтле иде. «Миңа берәр үпкә сүзең юкмы?» – дип сорады. «Нигә инде алай дип әйтәсең?» – дигәч, «Рәхмәт, Туфанюга», – дип кочаклап җылады. Читтән караганда кешегә бу күренеш әз генә төшереп алган ике кешенең артык хискә бирелүе дип кабул итәр иде. Ләкин безнең күңелләр аек иде. Икенче көнне юлда кайтканда да «Ярый әле җай туры килде, сөйләшеп калдык», – диде.
Спортсмен булгангамы, үз көчен төгәл белә иде ул. Кемнәрдер алдында бөек булып күренер өчен дөньяда исеме дан тоткан драматургларны сәхнәләштерергә алынмады. Иманым камил, Шекспирны ул җиренә җиткереп куя алыр иде. Алынмады. Ят иде аңа Шекспир, Чехов та ят иде. Островскийны яратты. Татарлардан Кәрим Тинчурин белән Нәкый Исәнбәт аңа бик якыннар иде. Театрда әшнәлекне өнәмәде Марсель. Кунакка йөрешкән Аяз Гыйләҗевның да, минем дә кайбер пьесаларны кире борды. Сәбәбен әйтеп тормастан: «Бүтәннәр куйсын», – дия иде. «Әйбәт пьеса булса, мин вахтер дядя Вася язганны да куям», – дигәне истә.
Яраткан һәм яратып бетермәгән артистлары бар иде Марсельнең дә. Ул мөнәсәбәт артистның үз эшенә ничек каравына бәйле иде. Шәүкәт абый Биктимеровны яратты. Гел сүгә, гел бәйләнә иде Шәүкәт абыйга, әмма ярата иде. «Ачуны китерә кайчакта бу Бики, но талант, нишләтәсең», – дия иде. Ринат Таҗетдиновны, Нәҗибәне яратты. Алсу белән Илдарга аерым мөнәсәбәт иде. Талантлы режиссер булу белән бергә Марсельдә лидерлык сәләте бик көчле иде. Ул баш режиссер буларак театрның абруен тамашачылар, дәүләт җитәкчелекләре алдында күтәрә белде. Мәскәүнең тәкәббер театр белгечләре дә аның белән исәпләшергә мәҗбүрләр иде.
Әйе, иде дә иде. Юк шул, янымда Марсель юк. Барысы да бар, ул гына юк.
2012 ел, февраль
Туфан МИҢНУЛЛИН
№6 |