Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бәйрәм күпме тора? #7037

$
0
0
05.12.2012 Җәмгыять
Быел Россия халкы Яңа ел бәйрәменә узган ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк акча тотарга җыена. Күпләр якыннарына бизәнү әйберләре, шоколад бүләк итәргә ниятли. Ә иң әйбәт бүләк дип күпләр акча, сәяхәткә юллама һәм заманча телефоннарны телгә алган.

“Deloitte” оешмасы уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел россияле­ләр Яңа ел бәйрәменә, уртача алганда, 15 мең 270 сум акча сарыф итәргә җыена. Бу – узган ел белән чагыштырганда 9 процентка артыграк. Ил халкы бу сумманың якынча 7 мең сумын – бүләккә, 5 мең­нән артыгын – ризыкка һәм эчемлекләргә, калганын кү­ңел ачуга сарыф итәргә ниятли. Шунысы кызык: Европадагы кайбер илләрдә яшәүче­ләр, киресенчә, быел Яңа ел чыгымнарын киметергә уйлый икән. Мәсәлән, Греция халкы – былтыргыдан 16 процентка, Португалиядә яшәү­че­ләр 13,5 процентка кимрәк акча тотарга исәпли. Бел­геч­ләр моны алдагы көнгә ышаныч түбән булу белән аңлата. Европа халкының 55 проценты үз илләрендәге икътисадый вәзгыятьне начар дип бәяли. Ә Россия халкы башка фи­кердә, күрәсең. Илнең һәр бишенче кешесе киләчәктә икъ­тисадның тагын да ныграк үсәчәгенә ышана. Шулай да, Европада да бездәге кебек Яңа елга акчаны кызганмыйча тотарга җыенучылар бар. Бу – Польша һәм Алмания. Польшада яңа елга быел – 11 про­центка, Германиядә 7 про­­центка күбрәк акча тотылырга мөмкин.

 

Бәйрәмне сәүдәгәрләр дә зарыгып көтә. Аларның кай­берләре еллык табышның 15 процентын, нәкъ менә Яңа ел алдыннан эшли. Бу чорда аеруча тәм-томнар, балык, ит деликатеслары һәм алкогольне еш сатып алалар, көнкүреш техникасы сату да сизелерлек арта.




№240 | 05.12.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>