Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Рәхәтлек чигеме, әлләсырхаулык башымы? #7074

$
0
0
12.12.2012 Җәмгыять
Бервакыт телевизор пульты эшләми башлады. Аның ишене төзәтү фәкыйрегез өчен бернәрсә тормаса да, башкорт әйтмешли, “ялкау килгән” вакыт идеме, икенче көнгә калдырдым. Тик каналдан каналга күчү өчен, барыбер ялкауны җиңәсе, диваннан торып, аның саен шул тартма, дөресрәге, панель янына барып, төймәләргә баскалыйсы булды.

Бер “этлек”кә өйрәнгәч кыен икән бит, торып, барып, бас­калап йөрүләр. Ахырда сүн­дердем телевизорны. Хә­рә­кәттә – бәрәкәт дисәләр дә, кая барасың, бер мин генә түгел андыйлар – урамда иренчәк­лек һәм гиподинамия заманы бит. Бездән хәрәкәтне урлаучы, безнең өчен эшләүче, хәтта уйлаучы, кеше затын ата ялкаулык чигенә китереп җиткергән техник җиһазлар заманы.

Күпчелек халык хәзер нишли? Иртән 50 метр ара үтеп, ишегалдындагы машинасын эзләп табып, аңа кереп утыра да эшенә китә. Кайтканда да шул ук хәл. Ә эш турында әйтеп торасы да юк. Эшләүчеләрнең күпчелеге бүген компьютер каршында утыра. Компьютерсыз да көне буе өстәл артыннан тормаганнар хәтсез. Баш эшли, тән эшләми, шәлперәя, зәгыйфьләнә. Станок артында моңарчы басып эшләгән токарь кебек эшчеләргә кадәр хәзер утырып хезмәт куя башладылар.

Ә инде өйгә кайткач, аяк-кулны гына түгел, бераздан башны да эшләтеп торасы булмас, ахрысы. Тиздән дөньяны яулап алырга тиешле “интеллектуаль йорт” дигән заман могҗизасы турында ишеткә­негез бардыр, бәлки. Ошбу сүз, тупасрак аңлатканда, өйдә кнопкага басудан гайре бер­нәрсә дә эшләмәүне, диванда түшәмгә төкереп ятуны күздә тота. Автоматика белән электроника дигән “ике килен-килендәш” ашарга да пешерә, савыт-сабаны да юа, тузанны да суырта, кер юу, үтүкләп бирү турында инде әйткән дә юк. Әле эшләгән эше турында сиңа рапорт та биреп тора. Интеллектуаль йорт дигәндә, тагын, алда саналганнардан тыш, бер системага берләштерелгән яктырту, җылыту, һаваны кондиционерлау, вентиляция, ви­део­күзәтү, саклау һәм пожар сигнализацияләре дә күздә тотыла. Аларның барысы белән дә процессор дип аталучы бик тә акыллы электрон “баш” идарә итә. Өйгә кайтырга чыкканда, син, кәрәзле телефоннан шул акыллы башка, мә­сәлән, тавык кыздырырга һәм кофе кабартып куярга заказ бирәсең дә, кайткач кулны гына юасың кала. Барысы да әзер, утыр да аша, эч. Мондый йорттагы суыткыч та ифрат “интеллектлы” икән. Ул үзендә сакланучы азык-төлекнең тыш­­­­лы­гындагы штрих-кодла­рын укып кына тора. Җитмәгән, кимегән ризыкларны бил­ге­ләп, үзлегеннән Интернетка чыга да, электрон почта аша интернет-кибетләргә заказлар җибәрә. Ул хәтта тоткасындагы датчиклар аша, сезнең артыгын ашап ташлаганыгызны сизеп, ишеген бикләп куярга да мөмкин. Ә инде электрон чәнечкене – табадагы итнең йә кәтлитнең температурасын гына түгел, пешкән-пешмә­гән­леген дә күрсәтеп, сигнал биреп торучы акыллы инструментны кайберәүләр инде, ихтимал, кулланалардыр да.

Күпчелек өчен мондый йорт, андагы җиһазлар бар булган хыялларның тормышка ашуы, соңгы чиккә җиткән рәхәтлек булачак. Шул сәбәп­ле, “интеллектуаль йорт” дигән ул нәмәстә бер модага кереп киттеме, аңа сорау да бик артып китәр дип көтелә. Без барыбыз да сабыйлар бит – безгә әле­дән-әле яңа уенчыклы булып тору кирәк. Һәм ялкаулар – мөмкин кадәр азрак кыймылдарга, йә бөтенләй кыймылдамаска ки­рәк.

Кеше заты өчен төп рә­хәтлек – азрак эшләп, күбрәк ашау һәм күңел ачу, күрәсең. Фитнес залларына барып, артык калорияләрне калдырып кайту культурасы да бездә әле, кызганыч, юк диярлек. Бакчасында казынганнар да, миңа калса, акрынлап кими, елдан-ел азая тора. Анда баргач тирләргә, хәрәкәтләнергә ки­рәк ич. Ялкаулыкка өйрәнү җиңел инде ул. Ялкаулыкның чир чакыручы, аңа киереп ишек ачучы сыйфат икәнен без акыллы акылсыз башлар әлегә онытып та бетермәдек төсле. Әллә инде уйларга, искә төшерергә дә иренә башладыкмы хәзер? 


Наил ШӘРИФУЛЛИН

№245 | 12.12.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>