"Ватаным Татарстан" газетасыннан мәзәкләр порциясе.
***
– Күптән түгел Берлинда булдым. Бик матур шәһәр икән. Анда барып кайту өчен йөз мең сум түләдем. Әмма акча жәл түгел. Ә синең Берлинда булганың бармы?
– Юк, әмма анда минем бабам барган. Танк йөртүчесе булып эшләгәндә.
***
Россия Хөкүмәте халыкны тагын бер кат кисәтә: илдә бензинга бәяләр артырга сәбәп юк. Бензинга бәяләр сәбәпсез генә арта.
***
Ирләрне тугрыларга һәм хыянәт итә торганнарга бүлү дөрес түгел. Ирләр читкә йөргәне турында хатыны белгән һәм белмәгәннәргә бүленә.
***
21 декабрьдә дөнья бетүдән түгел, ә 22сендә булачак махмырдан куркырга кирәк.
***
“Ватаным Татарстан” хезмәткәрләре 21 декабрьдә дөнья бетүдән курыкмый. Шулай да ай ахырында аласы премияне бухгалтерлардан 20сендә үк биреп куюны таләп итәләр.
***
Бары бездә генә светофорның кызыл утына акрын чыккан йөртүче үзен кагыйдә бозмаган дип исәпли.
***
Дөнья бетү турындагы хәбәрләр бик азларны гына куркыта. Ә менә Интернет бетү турындагы имеш-мимешләр бар халыкны хафага салды.
***
– Исәнмесез! Без сораштыру уздырабыз. Әйтегез әле, ялыгызны кайда уздырырга теләр идегез?
– 1990 елда. Мин ул вакытта әле өйләнмәгән идем.
***
Азрак акча эшләү өчен күбрәк укырга кирәк.
***
Адәм баласы, ниһаять, табигать белән дә идарә итәргә өйрәнеп килә. Машина юасың икән – яңгыр явасын көт тә тор. Кулыңа зонтик алсаң – димәк, көн аяз булачак. Җәйге ял вакытында – салкын. Кышкы ялда – аяк асты юешләнә. Ә инде машина көпчәген кышкыга алмаштырасың икән, димәк, әле бер айсыз кар яумаячак.
***
Кызым Кыш Бабайга хат язганда аның янында утырган Кыш Бабайны аздан гына йөрәк өянәге тотмады.
---
№--- | 14.12.2012