Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Үзем генәбеләм... (Ялгыз ир хаты) #7086

$
0
0
14.12.2012 Ир белән хатын
Бу хатым белән кемгәдер акыл сатасым килми, әмма газетаны укучы меңләгән кешенең берничәсе генә укып уйланса да, шат булыр идем.

Исерекләрне беркем яратмый, аларга бөтенебез дә җирәнеп карыйбыз, эт итеп сүгәбез, алардан читләшәбез. Ә аларның ни өчен эчкечелеккә чыгулары турында ник бер кеше уйлап карасын! Мин моны үз язмышымнан аңладым.

 

Тормышым бик матур башланды һәм үз юлыннан шома гына дәвам итте. Әмма 50гә җитәм дигәндә генә кадерле тормыш юлдашым, балаларымның газиз әнкәләре бакыйлыкка күчте. Кодрәтле Аллам гомерне аңа шулай гына биргән, күрәсең, урыны оҗмахта булсын иде. Хатынымны искә алу ашлары үтте, туганнар: “Ташламабыз, авырлыкларны бергә-бергә җиңәрбез”, – дип юаттылар, күңелдә өмет чаткылары кабыздылар. Үзем дә эш, балалар, бакча мәшәкатьләре белән хәсрәт онытылыр дип уйладым. Ләкин юк икән шул. Дөнья караңгыланды, ялгызлык, күңел бушлыгы йөрәккә авыр йөк булып тулды. Ялгыз калгач, син беркемгә кирәк түгел икән. Туганнарның чылтыратуларын көтәм – юк. Ә үзем чылтыратсам, “И-и, әле генә сине уйлаган идем”, дигән “дежур” сүзләр.

 

Рәхмәт илебезгә: подъезд төбе саен чәркәханә. Анда керәсең дә, бераз капкалагач, хәсрәт азрак тарала, йөрәктәге авырлык җиңеләйгән кебек тоела. Менә кайда икән ул рәхәт тормыш: барысы да синең өчен кайгыра, сиңа ярдәм итә, хатын-кызлар яныңда бөтерелеп йөри. Эштән кайтасың да, туп-туры – чәркәханәгә! Күңел ачасың, дөнья түгәрәкләнә, акча да табыла. Шулай яши-яши хәйран гына ияләштем “градуслы”га. Чактан гына алкашка әйләнеп китмәдем. Аллаһның кодрәте киң диләр бит, чокырга тәгәрәп төшүдән йолып калды. Хәзер әйбәт кенә яшәп ятам. Ләкин тирә-юньдә бәхетле парларны күрү, эштән өйгә ашкынып кайтып, анда буш стеналар белән “күрешү”, ялгызың мендәр кочаклап йокларга яту, йокысыз үткән төннәр... Сабырлыгым күпмегә җитәр, белмим.

 

Үзеңә хатын эзлә диярсез. Ике елдан артык эзлим инде. Танышулар телефоннан башлана. Чылтыратам, әйдә очрашабыз дим. Ә ханымнар: “Кайда эшлисең? Кем белән торасың? Бакчаң бармы? Машинаң бармы?” – дип сораша башлыйлар. Әйтерсең лә, хөрмәтле хатын-кызларның минем белән түгел, ә балаларым, бакчам яки бүтән милкем белән танышасылары килә! Башта очрашырга кирәктер бит? Шунда күренә инде: нинди кеше син, сиңа нәрсә ошый яки ошамый...

 

Ялгыз калуымның бүген 887 нче таңын каршы алдым. Шул көннән бирле хатынымның энесенең, апаларының чылтыратуларын, ишегемне кагуларын көтеп яшим. Берничә тапкыр тәрәзәдән сикерергә талпындым. Хәлләремне үзем генә беләм... Әле ярый балаларым “әти” дип өзелеп торалар, үз туганнарым “абый” дип минем өчен нишләргә белмиләр. Ялгызлыктан да авыр хис юктыр ул. Ялгыз калган аккошлар да үзләрен үлемгә дучар итәләр бит...

 

Таң атуга Аллаһтан сәламәтлек, иман, сабырлык сорыйм һәм бөтен татар халкына шуны телим. Барыгыз да парлы булып, бер-берегезнең кадерен белеп, бәхетле яшәгез.

 

Исемем һәм адресым редакция өчен генә.




№ |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>