Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Куркумы, әллә фобияме? #6286

$
0
0
11.07.2012 Милләт
Соңгы вакытта телебез яңа чит ил сүзләре белән шулкадәр тиз байый, дөресрәге, бозыла, инде күплә­ребез аларны гадәтигә саный башлады. Шунысы күңелне әрнетә: бу чир балаларга да йога бара.

Җиденчене тәмамлаучы улыма игътибар итәм – аның сөйләмендә атамалар көннән-көн арта. Салат ясый башласаң да, ниндидер катнашма турында сүз чыкса, кирәкле әйберләр дип тормый, ингредиентлар дип кенә җибәрә. Интрига, интуиция, абсурд, адаптация, адекват, азарт, аксессуар, алиби, апатия, гастарбайтер, аутсайдер... – бу әле соңгы вакытта исемдә калган сүзләр генә. Тигезлек сакларга дими –баланс ди, карар түгел – вердикт, вариант түгел (юкса ул да алынма сүз, ул гына ярамый, тагын да яңасы кирәк) – версия һәм башкалар.

Хәзер инде үзен интеллигентка санаган кайберәүләр курку дип сөйләшеп тормый, фобия дип кенә җибәрә. Ә Интернетта фобиянең меңнән артык төре турында язылган. Димәк, телебезне әнә шуның ка­дәр яңгыравыклы сүзгә “баета” алабыз булып чыга? Соң, фобия димичә, гади генә итеп уттан яки судан куркам дисәң дә, ялгыш түгел ләбаса. Берәү дә сине гаепләмәс. Барысы да шул курку бит инде, чит сүздән башка да, үз телебездә дә аңлаша, ни әйтергә теләгәнне аңлата алабыз диюем. Сөйләмебездәге бер фобия генә түгел, башка күпчелек алынма сүзләр турында да шуны ук әйтергә була.

Нанотехнология, инфраструктура, парадокс, аксиома, плагиат, патент, фортуна, толерантлык, аккредитация, оптимизация... ишеләре бе­лән дә шул ук хәл. Рөхсәт ди­гәне дә бигрәк гади ишетелә шул, аккредитацияне алыштыра алмый кебек. Ирекле ярдәмче яки гади генә ярдәмче дип кара да, волонтер диген. Яки менә дисконт карталар урынына ташламалы дип сөйләш, яз...

Праймериз – Думага үткән сайлаулар вакытында гына телебезгә килеп кергән сүзне дә бик “җылы” кабул иттек бугай. Ни үкенеч, аномаль, бутик, грант, дилер (сатучы тү­гел, нәкъ менә дилер)... – сөйләмебездә “татарлашып” бетә язган мондый сүзләр исемлеге шактый озын икән.

Яңа халыкара сүзләр кулланып сөйләшү хәбәрдарлыкны күрсәтә торгандыр, бәлкем. Тик, болай барса, үзебезнең саф, матур сүзләребез төсмерләрен дә, мәгънәләрен дә югалтып, сөйләмебездән бө­тенләй төшеп калмасмы соң? Мисаллары күз алдында инде. Берчак бер газетага саф кү­ңелле, авырлыклар күрсә дә, башкаларга изгелек кылып яшәүче ак әби турында “ак яулыгын чөеп бәйләгән” дип язган идем. Юк, “чөеп” сүзен әллә аңламаганнар, аны “су­зып”ка әйләндерделәр. Юкса яулыкны сузып бәйләү­не күз алдына да китереп булмый, өстәвенә “чөеп” дигәндә ничектер горурлык төсмере дә бирелә бит. Ул минем героема бик тә туры килә иде. Икенче бер очракта шушы ук яулыкны, “чөеп” дигәнне кабул ит­мәгәч, үзләренчә “сузып” дип язган идем, юк, тагын үзгәрт­кәннәр, бусында “таратып” дип язганнар. Күз алдына ак яулыгын таратып бәйләгән таркау әби килде дә басты. Болай дәвам итсәк, таркатасылар алда әле кебек тоела... 


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

№137 | 11.07.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>